Үзегезгә саклап куегыз Иң тәмле помидор сортлары 1. «Карапуз».
Иртә өлгерә торган сорт. Ачык грунт өчен яхшы, бик эре түгел, әмма күп, авырлыгы 200-400 гр чамасы. 2. «Король Королей».
Уртача соң өлгерә, теплицалар өчен яхшы, яшелчә 300-800 гр була. 3. «Бабушкин секрет».
Уртача өлгерә, помидор 1 кг-га кадәр җитәргә мөмкин. 4. «Ладья».
Уртача өлгерә. Зурлыгы 700 гр кадәр җитә. 5. «Русская душа».
Ачык грунт өчен дә яхшы, уртача иртә өлгерә. Уңышы бик күп була, авырлыгы – 600-900 гр. 6. «Пинк Буш».
Кыска сорт. Помидоры 200 гр тирәсе була. 7. «Бабушкино».
Уртача иртә өлгерә, авырлыгы – 400-600 гр. 8. «Бычье сердце гигант».
Йөрәк формасындагы җимеше бик эре – 1,5 кг-га кадәр җитә. Каплана торган грунтлар өчен яхшы. 9. «Прелесть Роузы».
Уртача өлгерә, сары төстә, баллы. 600 гр чамасы була.