Президент Владимир Путин “Росгвардия” хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котладыПрезидент Владимир Путин Дәүләт Кремль сараенда Русия Милли гвардиясе гаскәрләре хезмәтенең ун еллык юбилее уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә чыгыш ясады. – Ун ел элек “Росгвардия”не оештыручы ведомстволар һәм структуралар яңа хезмәт өчен көчле, мөстәкыйль терәк булды, шулай ук тупланган бай тәҗрибәне һәм кыйммәтле традицияләрне саклап, формалашуның башлангыч чорын тиз һәм уңышлы узарга ярдәм итте, — диде ул. Президент билгеләвенчә, “Росгвардия” хезмәткәрләре көн саен Русия халкының иминлеген яклый. “Мин “Росгвардия”нең террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшкә, шулай ук җинаятьчелекнең иң куркыныч формаларына: оешкан җинаятьчел төркемнәргә, наркотрафикка каршы көрәшкә зур өлеш кертүен билгеләп үтәсем килә”, — диде. Моннан тыш, бу махсус хезмәт үз җаваплылыгына коралның гражданнар арасында әйләнешен контрольдә тоту, исәпкә алу һәм даими тикшерүләрне дә ала. Владимир Путин “Росгва