Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Яшь балтачлылар — чемпионнар!

29нчы мартта Уфа шәһәрендә узган “JD ProФутбол Cup” турниры балтачлылар өчен бик уңышлы булды. Район данын яклап ярыш мәйданына чыккан яшь футболчылар бу юлы да сынатмады — алар пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. 29нчы мартта Уфа шәһәрендә узган “JD ProФутбол Cup” турниры балтачлылар өчен бик уңышлы булды. Район данын яклап ярыш мәйданына чыккан яшь футболчылар бу юлы да сынатмады — алар пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. “Танып” командасы составында чыгыш ясаган “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре (2019–2020нче елгы малайлар) турнир барышында көчле уен күрсәтте. Яшь булуларына карамастан, балтачлылар үзләренең ныклы характерын, туп белән оста эш итә белүләрен һәм команда рухын югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Киеренке очрашуларда алар Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләреннән килгән көндәшләрен ышанычлы рәвештә җиңеп, алтын медальләр һәм турнир Кубогын яулады. Шулай ук турнир нәтиҗәләре буенча Марат Гайфуллин “иң яхшы уенчы” дип танылды. — Бу безнең уртак хезм

29нчы мартта Уфа шәһәрендә узган “JD ProФутбол Cup” турниры балтачлылар өчен бик уңышлы булды. Район данын яклап ярыш мәйданына чыккан яшь футболчылар бу юлы да сынатмады — алар пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

29нчы мартта Уфа шәһәрендә узган “JD ProФутбол Cup” турниры балтачлылар өчен бик уңышлы булды. Район данын яклап ярыш мәйданына чыккан яшь футболчылар бу юлы да сынатмады — алар пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

“Танып” командасы составында чыгыш ясаган “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре (2019–2020нче елгы малайлар) турнир барышында көчле уен күрсәтте. Яшь булуларына карамастан, балтачлылар үзләренең ныклы характерын, туп белән оста эш итә белүләрен һәм команда рухын югары дәрәҗәдә күрсәттеләр.

Киеренке очрашуларда алар Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләреннән килгән көндәшләрен ышанычлы рәвештә җиңеп, алтын медальләр һәм турнир Кубогын яулады. Шулай ук турнир нәтиҗәләре буенча Марат Гайфуллин “иң яхшы уенчы” дип танылды.

— Бу безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Балалар тренировкаларга даими йөриләр. Иң мөһиме — аларда футболга мәхәббәт һәм җиңүгә омтылыш бар. Без әле ярышларның һәм уңышларның башында гына, алда тагын да зуррак җиңүләр көтә, — дип билгеләп үтте команданың тренеры Денис Илдар улы.

Соңгы елларда Балтач районында футболга караш сизелерлек үзгәрде. Әгәр берничә ел элек бу спорт төре киң үсеш алмаган булса, бүген яшь футболчылар даими рәвештә призлы урыннар яулый, төрле дәрәҗәдәге турнирларда җиңүләр белән сөендерә. Бу — системалы эш, тренерларның тырышлыгы һәм балаларда уенга карата зур теләк нәтиҗәсе.

Балтач футболының бүгенгесе — өметле, ә киләчәге — тагын да яктырак булырга охшый. Яшь чемпионнарның бу җиңүе — шул юлның чираттагы ышанычлы адымы.