Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Теләче районы Субаш авылыннан 💫Зоя ПАВЛОВАга күкрәк билгесе тапшырылды

🎖️🙌 ✨Зоя Павлова – 40 елга якын балаларга белем биргән, 25 ел профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшли. 1987 елда – 🎶«Нардуган» фольклор ансамблен, 2008 елда 🎶«Сүрәкә» балалар фольклор ансамблен оештыра. Гаиләсе белән «Нечкәбил» конкурсында да катнашканы бар. Аның хезмәте югары бәяләнә: 🤝Татарстан Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты, 🤝яшь буынга тәрбия бирүдәге, халыкның милли традицияләрен ныгыту өлкәсендәге тырышлыгы өчен, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган. 🎖️Ә быел, мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Зоя Ивановна, «Мәдәнияттә казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде😍 📸Фәнил Нигматҗанов, Алиса Ахметшина фотолары.

Теләче районы Субаш авылыннан 💫Зоя ПАВЛОВАга күкрәк билгесе тапшырылды🎖️🙌

✨Зоя Павлова – 40 елга якын балаларга белем биргән, 25 ел профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшли. 1987 елда – 🎶«Нардуган» фольклор ансамблен, 2008 елда 🎶«Сүрәкә» балалар фольклор ансамблен оештыра. Гаиләсе белән «Нечкәбил» конкурсында да катнашканы бар.

Аның хезмәте югары бәяләнә:

🤝Татарстан Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты,

🤝яшь буынга тәрбия бирүдәге, халыкның милли традицияләрен ныгыту өлкәсендәге тырышлыгы өчен, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган.

🎖️Ә быел, мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Зоя Ивановна, «Мәдәнияттә казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде😍

📸Фәнил Нигматҗанов, Алиса Ахметшина фотолары.