Бу гади генә бина түгел — җырларга, рәсем ясарга, биергә хыялланган балалар өчен яңа мөмкинлек. Сәнгать мәктәбе милли проект «Гаилә» кысаларында тормышка ашырыла. Балтач өчен бу бик кирәкле адым: инфраструктура үсә, балаларга шартлар яхшыра, район тагын да җанлана. Бераздан монда беренче концертлар, күргәзмәләр оештырылачак, ә әлегә барысы да менә шушы төзелештән башлана. 📍 Балтач үсә. Киләчәк төзелә.