Сызланадыр туздырылган йорт җаны...
“Бүген баш төзәтсәм, тормышымны челпәрәмә китергән аракыны башкача авызыма да капмаячакмын”, – дип ничә тапкыр тәүбә итте инде ул
Бик иртә ятим кала Сабирҗан. Унике яшеннән әнисе ялгызы тәрбияләп үстерә аны. Улының тамагы тук, өсте бөтен булсын, ятимлекнең ачысын-төчесен тоймасын, башкалардан ким-хур булмасын, дип тырыша 33 яшендә тол калган ана. Мәктәп тәмамлагач, һөнәрчелек училищесында укыта, армиягә озата, каршы ала, колхозга эшкә урнашырга ярдәм итә. Баштагы елларда әнисе белән бозаулар караса, соңрак эретеп ябыштыручы булып эшли Сабирҗан. Моңа Сәрия апа бик сөенә.
Ләкин тора-бара Сабирҗан иптәшләре белән “салгалап” кайта башлый. Бигрәк тә хезмәт хакы алган көннәрдә күңел ачуы ешая аның. Әнисе улын хәмер тозагыннан коткарырга күпме генә тырышса да, булдыра алмый. “Өйләнсә, бәлки, эчүен ташлар”, дип беркөнне танышлары аша күрше районда яшәүче Рәшидә исемле кызга димләргә була. Туйдан соң Рәшидәне каенанасы үзе янына бозаулар карарга эшкә ала, Сабирҗан исә эретеп ябыштыручы буларак эшләвен дәвам итә. Ике-өч ай шулай матур гына яшәп, эшләп йөри яшьләр. Рәшидә авырга калгач, араларыннан кара мәче үткән диярсең, Сабирҗан янә эшеннән эчеп кайта һәм юктан гына тавыш чыгара башлый. Сабыр холыклы яшь хатын түзми, уллары туарга ике ай чамасы калгач, әти-әнисе янына кайтып китә.
Биш-алты ел әнисе белән яшәгәч, Сабирҗан янә өйләнә. Бу юлы аңа Фәнидә өч яшьлек улы Фәритне ияртеп килә. “Фәнидә бик җитди хатынга охшаган, улымны да, бәлки, эчкечелек сазлыгыннан чыгарырга ярдәм итәр”, дигән өметен өзми ана. Авылларында моңа кадәр сатучы булып эшләгән Фәнидә монда да яраткан эшен дәвам итә. Бергә яши башлауларына ике-өч атна узгач та, ирен үзләреннән ерак түгел Ырынбур өлкәсендә яшәүче им-томчы әбигә алып барып, эчкечелектән дәвалап алып кайта. Моның өчен Сәрия апа килененә көне-төне рәхмәтләр укый.
Ир белән хатын, каенана тату гына яшәсәләр дә, тора-бара Фәрит артык җанга әверелә бу йортта. Сабирҗан, “артык тамак”, “урам калдыгы” дигән тупас сүзләр әйтеп, малайның йөрәгенә тоз сала. Ә малай, әтисенең дорфа холкына әһәмият бирмәскә тырышып, тәүге көннән үк аңа “әти, әтием!” дип өзгәләнеп тора. Үз әтисе булмагач, аңа каршы сүз әйтергә дә курка. Йортта тавыш-гауга чыкса да, һәрвакыт әтисен якларга тырыша.
Бергә яши башлауларына ике ел дигәндә, йортларына ямь өстәп, кызлары дөньяга килә. Шомырттай кара чәчле, зәңгәр күзле Гөлназ исемле кыз, чыннан да, гаиләгә куаныч, яңа шатлыклар алып килгәндәй була. Йөз-кыяфәте белән үзенә охшагангадырмы, Сабирҗан Гөлназга йөрәк җылысын кызганмый. Шул ук елның августында җиде яше тулып, Фәрит мәктәпкә укырга төшә. Биш чакрымдагы авылга йөреп укырга туры килә аңа. Язын-көзен һәркөнне иптәшләре белән кайтып йөрсә, кышын интернатта тора. Тәүге көннәрдә әти-әнисен, картәнисен, кечкенә сеңлесен бик сагынса да, тора-бара интернат тормышына да күнегә, үзаллылыкка өйрәнә.
Ә бер көнне дәресләрдән соң сыйныфташыннан берничә сум акча алып, кибеттән уенчыклар, кәнфит һәм башка тәм-том сатып алып, сеңлесенә кечкенә бүләк ясамакчы, аны куандырмакчы була. Сөенә-сөенә өенә кайта Фәрит. Бусагадан атлап кергәч тә, өс киемнәрен дә салып тормыйча, Гөлназга алып кайткан бүләкләрен, күчтәнәчләрен тезеп сала. Бу вакытта өйдә Гөлназ белән Сабирҗан гына була. Фәритнең бурычка кереп, бүләкләр алып кайтканын белгәч, үги ата улын бик каты тирги, хәтта сугып җибәрә. Абыйсының гарьлегеннән үксеп елаганын күреп, Гөлназ да елый башлый. Елавы бераз басыла төшкәч, Фәрит теге бүләк-күчтәнәчләрне Гөлназның кечкенә генә кулларына тоттырмакчы була. Әмма Сабирҗан Фәритнең кулыннан пакетны тартып ала да янып торган мичкә ыргыта. “Тагы да кешедән бурычка акча алып, әйбер сатып алып кайтсаң, үзеңне дә шунда ыргытачакмын”, – дип, Фәритне каты итеп тирги дә өйдән чыгып китә.
Фәнидә, эштән кайткач, балаларының елаудан шешенүләрен күреп “ах” итә. Фәриттән ни сәбәптән елауларын сораса да, малай, әтисеннән куркып, әнисенә берни дә сөйләми.
Фәрит мәктәптә тырышып укый, һәр сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлый, җәй буе әтисенә хуҗалык малларын көтәргә ярдәмләшә. Армиягә китә һәм контракт буенча хезмәт итәргә кала. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Пермь шәһәрендә яши һәм хәрби комиссариатта эшли. Фәнидә ханым исә, Сабирҗаннан аерылып, менә уналты ел ялгызы гына үзе туып-үскән районда яши.
– Гөлназның гомере юл һәлакәтендә өзелгәч, ирем тагы да эчә, йортта җәнҗал куптара башлады. Ике ел шулай түзеп яшәгәч, үзем туып-үскән йортка, әти-әнием нигезенә яшәргә кайтырга карар иттем, – диде Фәнидә апа. – Сабирҗан белән күрешмәгәнгә дә инде унөч ел. Аны күрәсем, хәтта исемен дә ишетәсем килми. Ишетеп белүемчә, мин аерылып киткәч, Сабирҗан тагын өч хатын алып караган, әмма берсе белән дә юньле-рәтле яши алмаган. Авылдашлары әйтүенчә, дүрт хатыннан өч баласы бар икән.
– Ә Фәрит Сабирҗан абый янына кайткалап йөриме соң?
– Юк. Армиягә киткәннән бирле анда аяк та басмады. Минем яныма соңгы кайтуында: “Әни, үскән йорт ничек кенә якын булса да, күңелем анда тартмый, шуңа анда башкача кайтмаячакмын. Үги әти балачакта мине ничек кенә кимсетмәде, сеңлемә алып кайткан уенчыкларга, тәм-томнарга кадәр мичкә якты. Боларны мин сиңа еллар буе белгертмәскә тырыштым. Гөлназга ул бүләкләрне хәзер үземнең акчама бик тә алып бирер идем дә, ул якты дөньяда юк шул. Ничә еллар үтсә дә, сеңлемә шатлана-шатлана уенчык-күчтәнәчләр алып кайткан ул шатлыклы да, сагышлы да көнне мәңге онытачак түгелмен. Андый вакчыл, дорфа холыклы, эчкече атаның булмавы яхшырак”, – дип, күңелендәгесен ачып салды улым. Инде картлыгымда таяныч-терәгем булырдай Фәритем исән-сау булсын. Балалары пар канат астында, йөрәк җылысы тоеп үссеннәр!
Ә бер көнне Фәнидә апа биргән адрес буенча Сабирҗан абый яшәгән авылга барырга туры килде миңа. Авыл очына җиткәч, Сабирҗан абый гомер иткән йортка бардым. Ишекне йөз-кыяфәтенә карап, 70 яшь бирердәй какча гәүдәле, таякка таянган, ике күзенә дә лупа-күзлек кигән 51 яшьлек ир ачты.
– Бер көнне иптәшләрем белән эштән “салып” кайтып килгәндә ихатадагы тигәнәклеккә егылганмын, – дип башлады ул сүзен. – Шул көннән күзләрем күрмәс булды. Ул вакытта миңа нибары 43 яшь иде. Һәм менә сигез ел бернәрсә дә күрми яшәгәч, быел танышларымның ярдәме белән лупа-күзлек кия башладым. Сукырайгач, эшкә дә яраксызга әйләндем. Көч-хәл белән йөрим. Йорт-каралтым таралып, җимерелеп бетте. Дөресрәге, йортымдагы барлык җиһазларны, мал-туарларны сатып эчеп бетердем. Күреп торасың, бу мич тә менә-менә җимереләм дип тора. Бер телем ипи ашарга тилмергән чакларым еш була. Хәзер җимеш агачлары да корып бетте. Бурычка акча сорап барсаң, бирүче юк, чөнки бурычны кайтарып бирмәячәгемне авылдашларым барысы да яхшы белә. Кичә элекке дусларым бер шешә көмешкә алып килеп сыйлаган иде. Бүген иртән торсам, башның авыртуына түзәр әмәл юк. Башны төзәтсәм, шул хәмерне башкача авызыма да капмас идем дә соң...
– Әниегез кайчан вафат булды?
– Төгәл генә хәтта елын да әйтә алмыйм. Әнием бик яхшы кеше булды. Исән чагында кадерен белергә кирәк булган икән дип үкенәм хәзер. Әнием исән булса, калак тотып ашатыр, күңел серләремне уртаклашыр кешем булыр иде, ичмасам. Хатыннарымны, балаларымны да сагынам, юксынам. Алар белән күрешмәгәнгә дә байтак еллар узды. Шул эчкечелек аркасында үзем биздердем. Өстәвенә, бик вакчыл, дорфа булдым. Хезмәт хакын аз алып эшләгәч, һәр тиенемне санап яшәдем. Аның каравы, аракы-сырага беркайчан да акча кызганмадым. Хатыннарымның акчаларын урлап эчкән чаклар да аз булмады. Ә бит яшь чакта яшьтәшләрем кебек мин дә матур итеп дөнья корырмын, хатыным белән балалар үстерербез, дип хыяллана идем. Тормышны үзем челпәрәмә китердем. Инде минем хаталарымны балаларым, хәтта дошманнарым кабатлый күрмәсен...
Бу сүзләрдән соң Сабирҗан абый үксеп елады. Аракыга алданып гомерен заяга уздырып, тормышның, якыннарының кадерен белми яшәлгән еллары өчен күз яшьләрен түкте, үз-үзен күралмас булган ул.
Ихатага чыккач, миче кебек менә-менә җимерелергә, аварга торган өй-курасына янә күз ташладым. Ихатасын тутырып, әрекмән, кычыткан, әрем һәм башка чүп үләннәре баскан. Кайчандыр шау чәчәккә күмелеп утырган алмагач, балан, шомыртлар да корып ауган. Туздырылган бу йортның җаны да сызланадыр сыман...
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Фото Интернет челтәреннән.