Ел саен язны сагынып көтеп алабыз. Кояшлы көннәре, матур бәйрәмнәре, төрле чаралары белән быелгы яз да күңелләрдә үз урынын алыр. Аеруча укытучылар өчен әлеге чор истәлекле булачак, чөнки шушы көннәрдә республикада “Ел укытучысы” бәйгесенә йомгак ясалды.
26 мартта Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Ел укытучысы-2026” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде. Әлеге чара кысаларында, шулай ук, педагоглар арасында һөнәри осталык буенча республика конкурсларына да нәтиҗә ясалды. Атап әйткәндә, “Башкортстанның ел укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы”, “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының туган телдә белем бирүче ел педагогы”, “Русиянең укытучы-дефектологы” конкурслары җиңүчеләре билгеле булды. Ярты ел дәвамында белгечләр үзләренең һөнәри осталыгын мәктәп, район һәм республика этапларында күрсәтте. Жюри әгъзалары әйтүенчә, иң яхшыларын сайлап алу да җиңел булмаган, чөнки һәр катнашучы конкурска җитди