Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

“Гаилә бердәмлеге” медицина хезмәткәрләрен бергә җыйды

Бөре шәһәрендә Россия халыклары бердәмлеге һәм Зур, тату гаилә еллары кысаларында узган “Гаилә бердәмлеге” күркәм конкурсы медицина хезмәткәрләрен бер мәйданга җыйды. Чара Бөре медицина округы коллективларын берләштереп, иҗат, милли традицияләр һәм һөнәри дуслык бәйрәменә әверелде. Бөре шәһәрендә Россия халыклары бердәмлеге һәм Зур, тату гаилә еллары кысаларында узган “Гаилә бердәмлеге” күркәм конкурсы медицина хезмәткәрләрен бер мәйданга җыйды. Чара Бөре медицина округы коллективларын берләштереп, иҗат, милли традицияләр һәм һөнәри дуслык бәйрәменә әверелде. Бәйгенең төп максаты — коллективларны берләштерү, медицина хезмәткәрләренең иҗади сәләтләрен ачу, шулай ук халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү иде. Катнашучылар алты номинациядә көч сынашты. Тамашачылар гаилә җырлары, шигырьләр тыңлады, халык һәм заманча биюләр карады, шулай ук медицина династияләре һәм гаилә традицияләре турында видеороликлар белән танышты. Бәйгене абруйлы жюри бәяләде. Аның составында Башкортста

Бөре шәһәрендә Россия халыклары бердәмлеге һәм Зур, тату гаилә еллары кысаларында узган “Гаилә бердәмлеге” күркәм конкурсы медицина хезмәткәрләрен бер мәйданга җыйды. Чара Бөре медицина округы коллективларын берләштереп, иҗат, милли традицияләр һәм һөнәри дуслык бәйрәменә әверелде.

Бөре шәһәрендә Россия халыклары бердәмлеге һәм Зур, тату гаилә еллары кысаларында узган “Гаилә бердәмлеге” күркәм конкурсы медицина хезмәткәрләрен бер мәйданга җыйды. Чара Бөре медицина округы коллективларын берләштереп, иҗат, милли традицияләр һәм һөнәри дуслык бәйрәменә әверелде.

Бәйгенең төп максаты — коллективларны берләштерү, медицина хезмәткәрләренең иҗади сәләтләрен ачу, шулай ук халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү иде. Катнашучылар алты номинациядә көч сынашты. Тамашачылар гаилә җырлары, шигырьләр тыңлады, халык һәм заманча биюләр карады, шулай ук медицина династияләре һәм гаилә традицияләре турында видеороликлар белән танышты.

Бәйгене абруйлы жюри бәяләде. Аның составында Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева да бар иде. Жюри рәислеге астында җиңүчеләр билгеләнеп, лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Балтач үзәк район дәваханәсе вәкилләре дә бәйгедә актив катнашты һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте. Әхмәдиевләр гаиләсе “Кызларыма” җырын башкарулары һәм ихлас шигырьләре белән тамашачылар күңелен яулады. Шулай ук Энже Ирек кызы Гыйзәтова һәм Миләүшә Фәрдәт кызы Гыйзәтова дәртле татар халык биюе тәкъдим итеп, дәррәү алкышларга күмелде.

Нәтиҗәләргә килгәндә, үзәк район дәваханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов чараны оештыруга керткән өлеше, медицина хезмәткәрләренең иҗади потенциалын үстерүдә ярдәме өчен Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Илзида Әхмәдиева “Иң яхшы гаилә/халык видеосы” номинациясендә катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, шулай ук “Иң яхшы гаилә/халык җыр композициясе” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Ә Энже Ирек кызы һәм Миләүшә Фәрдәт кызы “Иң яхшы гаилә/халык бию программасы” номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

Әлеге конкурс тагын бер кат гаиләнең, милли традицияләрнең һәм һөнәри бердәмлекнең җәмгыятьтәге әһәмиятен раслады. Мондый чаралар медицина хезмәткәрләрен генә түгел, ә бөтен җәмгыятьне рухи яктан баета, уртак кыйммәтләр тирәсендә берләштерә.