Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Иҗат киңлегенең чикләре юк!

Башкару сәнгате – креатив (иҗади) индустрияләрнең бер юнәлеше. Бу инде әзер “беренчел” материал – композиторлар, хореографлар, драматурглар иҗат иткән әдәби әсәрләр нигезендәге “икенчел” иҗат эшчәнлеге. Креатив индустрияләр – нигезендә шәхси иҗади башлангыч, күнекмә яисә талант булган, шушы интеллектуаль милекне җитештерү һәм эксплуатацияләү юлы белән өстәмә бәя салу һәм эш урыннары булдыру потенциалын үз эченә алган эшчәнлек. Башкару сәнгатенең төрләре күп. Мәсәлән: театр – сөйләм, ишарәләр, музыка, бию, тавыш комбинациясен кулланып, аудитория алдында тамашалар уйнату. Формалары: пьесалар, мюзикллар, опера, балет, иллюзия, пантомима. Бию – ишарәләр һәм хәрәкәтләр сәнгате, ул кешенең күптөрле кичерешләрен чагылдыра. Музыка төрле уен кораллары һәм стильләр кулланып башкарыла ала, фолк, джаз, хип-хоп, поп, рок кебек жанрларга бүленә. Шулай ук, цирк сәнгате, иллюзионизм, стендап-комедия дә – башкару сәнгате төрләре. Башкару сәнгатенә актерларның һәм режиссерларның, нәфис сүз осталарының,
Оглавление
    Иҗат киңлегенең чикләре юк!
Иҗат киңлегенең чикләре юк!

Иҗат киңлегенең чикләре юк!

Башкару сәнгате төрле юнәлешләрдә гамәлгә ашырыла.

Башкару сәнгате – креатив (иҗади) индустрияләрнең бер юнәлеше. Бу инде әзер “беренчел” материал – композиторлар, хореографлар, драматурглар иҗат иткән әдәби әсәрләр нигезендәге “икенчел” иҗат эшчәнлеге. Креатив индустрияләр – нигезендә шәхси иҗади башлангыч, күнекмә яисә талант булган, шушы интеллектуаль милекне җитештерү һәм эксплуатацияләү юлы белән өстәмә бәя салу һәм эш урыннары булдыру потенциалын үз эченә алган эшчәнлек.

Башкару сәнгатенең төрләре күп. Мәсәлән: театр – сөйләм, ишарәләр, музыка, бию, тавыш комбинациясен кулланып, аудитория алдында тамашалар уйнату. Формалары: пьесалар, мюзикллар, опера, балет, иллюзия, пантомима. Бию – ишарәләр һәм хәрәкәтләр сәнгате, ул кешенең күптөрле кичерешләрен чагылдыра. Музыка төрле уен кораллары һәм стильләр кулланып башкарыла ала, фолк, джаз, хип-хоп, поп, рок кебек жанрларга бүленә. Шулай ук, цирк сәнгате, иллюзионизм, стендап-комедия дә – башкару сәнгате төрләре.

Башкару сәнгатенә актерларның һәм режиссерларның, нәфис сүз осталарының, музыкантларның, җырчыларның, инструменталистларның, дирижерларның, биючеләрнең иҗади эшчәнлеген дә кертәләр.
Бу индустрия оешмаларның продуктларын һәм хезмәтләрен үз эченә ала. Төп катнашучылар – театрлар, концерт оешмалары һәм коллективлары, цирклар.
Бу өлкәдә дәүләт ярдәме бик мөһим. Креатив индустрияләр кысаларында башкару сәнгате индустриясе күпчелек илләрдә субсидияләнә. Бу мәдәни продукт җитештерүгә чыгымнарның югары дәрәҗәдә булуы һәм, кагыйдә буларак, кыйммәт инфраструктура кирәклеге белән бәйле. Дәүләт ярдәменең кайбер чаралары: конкурс нигезендә субсидияләр һәм грантлар, максатлы билгеләнеше буенча файдаланылырга тиешле дәүләт мөлкәтен биләүгә һәм файдалануга тапшыру, креатив индустрияләр өлкәсендә белем бирү һәм консультация ярдәме. Русиядә креатив индустрияләр өлкәсендә дәүләт ярдәме чаралары, башкару сәнгате индустриясен дә кертеп, 2024 елның 8 августындагы “Русия Федерациясендә креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында” Федераль законда беркетелгән.

Башкару сәнгате индустриясен үстерүнең кайбер юнәлешләре: төбәкләрдә концерт мәйданчыклары һәм студияләр булдыру, бөтен ил буйлап мәйданчыкларны броньлау өчен санлы платформа эшләү, музыкаль менеджерлар өчен гамәли юнәлешле белем бирү программаларын яңарту, өлкә хезмәткәрләре өчен ташламаларны арттыру, грант ярдәме системасын гадиләштерү. Әмма бу өлкәдә авырлыклар да бар. Дәүләт инвестицияләрен эре шәһәр агломерацияләрендә туплау төбәкләрдә театрлар һәм концерт мәйданчыклары инфраструктурасын яңартуны чикли.

Башкортстанда, башкару сәнгатен дә кертеп, креатив индустрияләр өлкәсе нәтиҗәле үсеш ала. Бу – уникаль һәм икътисади кыйммәткә ия креатив продукт булдыру, эчке һәм тышкы базарларда алга җибәрү, тарату һәм сату белән бәйле икътисади эшчәнлек. Республикада бу өлкәне үстерү законнар чыгаруны, инфраструктура булдыруны, белем бирү программаларын һәм конкурсларны үз эченә ала.
Башкортстанда бу өлкәдә төрле дәүләт ярдәме чаралары каралган. Мәсәлән, креатив индустрияләр өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә грантлар бүлеп бирү. Грантлар алучылар булып республикада эшчәнлек алып баручы һәм өстенлекле креатив проектны гамәлгә ашыруны яклау һәм бүләкләү турында республика Хөкүмәте белән килешү төзегән креатив индустрияләр субъектлары реестрына кертелгән субъектлар була ала. Грантлар Башкортстан гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды тарафыннан елына кимендә бер тапкыр уздырыла торган конкурслар нәтиҗәләре буенча бирелә. Грант күләме проектның игълан ителгән бюджетының 50 процентыннан һәм 5 миллион сумнан артмаска тиеш.

Башкортстан шәһәрләрендә креатив иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде. Шундыйлардан, мәсәлән, Уфада – “Арт-Квадрат”, Бөредә – “Чирковъ”, Стәрлетамакта – “Патрики-маркет”.
Шулай ук республикада Башкортстан Стратегик эшләнмәләр үзәге базасында Креатив индустрияләр дирекциясе эшли, ул консультация һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә, эшкуарларга ярдәм чаралары булдыра.
Башкортстанда креатив индустрия мәктәпләре дә ачылды. Мәсәлән, Стәрлетамактагы креатив индустрияләр мәктәбе “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Русиядә уйлап табылган” федераль проекты ярдәмендә булдырылды. Мәктәптә анимация һәм 3D-модельләштерү, заманча электрон музыка, тавыш режиссурасы һәм дизайны, фото һәм видеопродукция җитештерү студияләре эшли. Уфада креатив индустрияләр мәктәбе Уфа сәнгать училищесы базасында ачылды. Мәктәптә график дизайн, электрон музыка, тавыш режиссурасы, VR/AR интерактив санлы технологияләр, анимация һәм 3D-графика буенча студияләр эшли.

Былтыр Башкортстанда креатив индустрияләр өлкәсендә “Иҗат итүчеләр” дип аталучы республика премиясе булдырылды. Ул креатив өлкә вәкилләре эшчәнлеген популярлаштыру өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә куелды. Үткән елның декабрендә Уфада аның беренче премиясен тапшыру тантанасы булды.