Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Мәхәббәткә чумсын бөтен дөнья газәлләрең укып мең кабат!”

Күренекле татар шагыйре, якташыбыз, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ шушы көннәрдә олы юбилеен каршылый. Булачак әдип дәһшәтле 1941 елның 30 мартында Кушнаренко районының кечкенә Марс авылында дөньяга килә. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк һәлак була, әнисенә өч улын авыр елларда ялгызына үстерергә туры килә. Балачактан әдәбиятка тартылган егет максатларын тормышка ашыруга барлык көчен сала: 1964 елда— Казан университетын, 1969 елда Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый. 1966–71 елларда (бүленеп) Татарстан китап нәшриятында, 1973–74 елларда «Ялкын» журналы редакиясендә эшли. 1975 елдан — «Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөдире. Бу журналда озак еллар эшләп, хаклы ялга чыга, барлык гомерен татар матбугатына багышлый. Рәдиф Гаташның шигырьләре 1962 елдан басыла башлый. «Гөлләр су сорый» дигән беренче шигъри җыентыгы 1966 елда дөнья күрә. «
Оглавление
    “Мәхәббәткә чумсын бөтен дөнья газәлләрең укып мең кабат!”
“Мәхәббәткә чумсын бөтен дөнья газәлләрең укып мең кабат!”

“Мәхәббәткә чумсын бөтен дөнья газәлләрең укып мең кабат!”

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка — 85 яшь.

Күренекле татар шагыйре, якташыбыз, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ шушы көннәрдә олы юбилеен каршылый.

Булачак әдип дәһшәтле 1941 елның 30 мартында Кушнаренко районының кечкенә Марс авылында дөньяга килә. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк һәлак була, әнисенә өч улын авыр елларда ялгызына үстерергә туры килә.

Балачактан әдәбиятка тартылган егет максатларын тормышка ашыруга барлык көчен сала: 1964 елда— Казан университетын, 1969 елда Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый.

1966–71 елларда (бүленеп) Татарстан китап нәшриятында, 1973–74 елларда «Ялкын» журналы редакиясендә эшли. 1975 елдан — «Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөдире. Бу журналда озак еллар эшләп, хаклы ялга чыга, барлык гомерен татар матбугатына багышлый.

Рәдиф Гаташның шигырьләре 1962 елдан басыла башлый. «Гөлләр су сорый» дигән беренче шигъри җыентыгы 1966 елда дөнья күрә. «Кояшлы утраулар» (1967), «Ирләр булыйк» (1978), «Чакыру» (1980) җыентыкларына кергән шигырьләренә романтик күтәренкелек, ихласлык, метафоралар байлыгы хас.

Шагыйрь үз иҗатында лирик геройның күңел дөньясын, аның уй-кичерешләрен тулылыгы белән ачып бирергә омтыла. Ул хатын-кызның матурлыгына, игелеклелеккә, мәхәббәт һәм тугрылыкка дан җырлый.

Татар халкының язмышы, буыннан-буыннарга күчкән тарихи үткәне, рухи күңел байлыгы – Рәдиф Гаташ лирикасының төп темаларыннан. Шигъриятендә урыс һәм дөнья әдәбиятлары йогынтысы да чагыла. Ул төрле поэтик формаларда иҗат итсә дә, күбрәк ирекле шигырьгә мөрәҗәгать итә.

1990 еллардан Рәдиф Гаташ иҗатында классик Шәрекъ шигъриятенең йогынтысы көчәя. Бу чордагы мәхәббәт лирикасы, нигездә, газәлләр һәм робагыйлардан тора.

Публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.

Шигырьләре урыс, башкорт, украин, азәрбайҗан, каракалпак, латыш, литва, төрек, инглиз, поляк телләренә тәрҗемә ителгән.

Яшь күңелнең сөюнамәсе

(“Сиксән яшьтән соң сөюнамә” газәлләр китабына багышлап)

Кулыма зур бүләк — Рәдиф абый Гатауллинның "Сиксән яшьтән соңгы сөюнамә" китабын алдым. Мәхәббәт шагыйре аны үзе миңа тапшырды. Икенче битенә бик матур итеп болай дип тә язган:

"Тәнзилә ханым! 2024 — узган ел — Гаилә һәм милли кыйммәтләр, шигырь һәм Мәхәббәт Елы иде. Ышанып әйтәм: шул елның иң лаек гүзәл Заты, Кешесе — Син, өч милли җанлы бала Әнкәсе, димәк киләчәктә безнең укучыларыбыз әнкәсе дә!

Баш иеп: Р.Гаташ."

Җырлап торган газәлләре арасында минем дә сурәтем кергән. Үткән елгы конференциядән җанлы очрашу истәлеге ул.

Һаман да яшь калган Рәдиф Гаташ күңелендә мәхәббәт тә картаймый. Газәлләрен укыганда гөл иленә эләгәсең дә, сөю хисләренә чумасың. "Мәхәббәт — ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта!" дигән бит Һади Такташ та. Ярату – ул кеше өчен иң затлы, бөек хис. Аның серен Рәдиф абый газәлләрендә ачарга була. Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Безнең киләчәк буын кулына да бу газәлләр күчәчәк һәм күңелләренә үтеп керәчәк дип ышанасы килә. Күпсанлы газәлләр авторы, мәхәббәт җырчысы Рәдиф Гаташның күңеле мәңге шулай яшь калсын, сөю утында янсын һәм әле алда да безне матур иҗат җимешләре белән сөендерсен иде дигән теләктә калам!

“Сиксән яшьтән соңгы сөюнамә”.

Сөюнең соң яше буламы?

“Яшь күңелнең сөюнамәсе” дип

Атар идем, бәлки, мин аны.

Күңелең бит, шагыйрь, унсигездә,

Милли гүзәлләргә соклана.

"Күптән җаным сине көткән”, — диеп,

Сөю хисләрендә ул яна.

Чуар җаның язсын гына газәл,

Күңелең — яз! Көзгә китмәсен.

Дога кылыр сиңа милли гөлләр,

Иҗатыңнан мәхрүм итмә син.

Чорның тубы сиңа төбәлмәсен,

Шигырь җанын ватса, ах, харап!

Мәхәббәткә чумсын бөтен дөнья,

Газәлләрең укып мең кабат!

Сөю — ләззәт, чынлык — ачы, әйе,

Без — тормышның бары коллары.

Мәхәббәттән ләкин куәт ала

Илебезнең кыз һәм уллары.

Чәчәк иле, илаһи илдә кал,

Хуш исләр газәлгә тулсыннар.

Илһамга чакырсын гөлләрең,

Күз явын алырдай буй-сыннар.

Шул гөлләр бит яшәртә үзеңне,

Яз да яз сөюнең сүрәсен.

Минем дә иң ихлас теләгем:

Җаныңны тик илһам биләсен!

Тәнзилә Галимуллина,

Казан шәһәре Яңа Савин районы 143нче мәктәбенең татар теле укытучысы.

Кояш чыккандай һәр таңда яшәреп,

Вакытлар кичкән сөю дә яңара!

Рәдиф ГАТАШ

***

Әй татар кызының илаһи дөньясы!

Серең тирән, гел чакырып торсачы.

Синең яшерен Сер — үзе шигырь,

Чын талант кем? Сер дөньясына сакчы.

Мәңгелек раузалар сезнең илдә,

Хуш исләре газәлемә тулсачы!

Күпме гомерем шушы илаһи юлда,

Югалтсалар, мин шуннан табыласы!

Җанын ачты Гаташ Сер Иясенә:

Булыйм гашыйк бала... Хәтта нарасый!

***

Соң уяндыңмы әллә, Яр, юк хәбәр?

Нинди үзгәрешләр синдә, ни хәлләр:

Гаташ сөйгән борынгы җырлар сине

Узган заманнарга алып китсәләр?

Халыкның хөрлек авазы — җырында:

Киң сахралар моңга ватан икәннәр.

Нинди иркен сулыш булган ирләрдә!

Илаһи омтылыш калган — китсәләр.

Алардан “бөегрәк”ме бүгенге “йолдызлар”,

Моңнан “рок”, “рэп”ны артыграк күрсәләр?

Уяндыңмы? Әйдә, уятыйк илне:

Булыйк гел моң яклы — уяу, исәннәр!

***

“Салкынмы? Кояш җибәрдем җаныңа!

Урнына кайтар, дип, күкләр ялына.

Ничә көннәр синдә Кояш. Ә җирдә

Соры көннәр, яңгыр. Синдә — яз гына.

Шул язгы җан җылың күчсен газәлгә,

Кояш, кал тагын шагыйрьдә аз гына...” —

Гөлдәй Ярның нинди изге догасы!

Лаекмы без, Гаташ, Гөл догасына?

***

Бүген шат мин! Шат — сәлам алганыма:

“Хәерле иртәләр шагыйрь җанына!”

Кем генә әйтер матуррак моннан да?

Җаннан җанга ефәктәй сүз агыла!

Иртәм — хәерле, дөньям сау, мәшгульмен

(Эш микән йөргәнем газәлләр багында?!)...

Бар монда, Гаташ, шагыйрьгә ишарә:

Хыял гөлләрең ишәйсен тагын да!

Чиксез шат иткән сүзеңә җавабым:

“Хәерле иртә Сиңа да — Каләмем җанына!”

***

Рәхмәт Сиңа: бүлдермәдең шагыйрьне, —

Башкорт җыры (!) сузган шашкын чагымны...

Гаеп итми тыңладың: “Гайсә ахун”,

“Кәрвансарай” ачсын, дидем җанымны.

Телефоннан әйттең: “Җырчы икәнсез”,

Кем генә итмәс ташкын хис давылы!

Бар төрки дөньяны аңларга чакырдым;

Башкорт моңына гыйшкымдыр — дәлиле.

Алыста — Урал, Уфамда — дусларым,

Аңларлар бит күккә ашкан мәлемне?..

Җанымны моңга бәйләгән якташлар,

Белегез: яшермим сездән хәлемне!

Гаташ, җырчы булмасак та, Яр хаклы:

“Моңга чакыру” дип атыйк газәлеңне!

***

Гөл туташлар күптән инде Гөлханым!

Сизми калдыммы вакыт тиз акканын?

Гөлбалалар — Гөлҗиһан, Гөлбикәдер —

Тиңсез гөлләредер дөнья — бакчаның!

Син үлеп сөйгән туташлар хәтерендә

Калса ярый ла яшь, ихлас чакларың!

Гөлтуташ, Гөлъяр, Нургөлләр, кайда сез?

Сездән дә шигъри исемне тапмадым.

Гөл нәселе — Гөлфруз, Гөлара, Зөягөл.

Гаҗәп милли бит: ядымда саклармын.

Янып, сусап яшәлде сез бар Җирдә!

Гаташ исемен дә, билләһи! аклармын...

***

Янып сөйсәң, яшьлек узмый заяга! —

Шуңа син ышандыр, җырла, Заяра!

Беренче хис — мәңге сүнмәс тере ут:

Кузыннан дөрләп ук китә кай ара...

Кояш чыккандай һәр таңда яшәреп,

Вакытлар кичкән сөю дә яңара!

Җан да шулай: сафлана ул, яктыра:

Яшьлек кайта, гүя... Ник чәч агара?

Уйчан халәтең бүген нидән, Гаташ?

Хәтерме ул кайчак шулай шаяра?

***

Язам, язам... Берәүгә аталганың

Хакмы, диван! Мәҗнүн дип аталганым

Дөресме икән? Күп икән “Ләйлә”ләрем:

Сиксәннән соң гына шуны аңладым...

“Бар гөнаһым! Әмма гөнаһсыз сөйдем...” —

Шулай булыр “хөкемдә” акланганым.

Тик казый кем? Шаһитлар? Яклаучым кем?

Син бул, соңгы (әлегә!) күз салганым...

Ә языла... Күп языла! Сездән бит,

Татар гүзәлләре, илһам алганмын.

Аз түгел күзем төшкәннәр, тик күбрәк —

Милли пакьлек нурыннан сафланганым.

Юк, битараф булалмам берегезгә дә...

...Йә, кем аңлар, кем аклар, Гаташ, җаның?!

***

(Гаҗизлектән туган газәл)

Аңла: Сине — мин онытырга тиеш:

Җанны күккә, бәлки, атарга тиеш:

Нигә ут яктым назлы яр кальбендә,

Котылсын ул — аннан качарга тиеш.

Шигъри дөнья күп вакыт матур алдый,

Ымсындыра, бел — син аңларга тиеш.

Чынлык кырыс, аның үз кануннары:

Каршы барсаң, җәза алырга тиеш.

Тик күңелдә калсын башланган роман,

Шулай тиеш: шагыйрь янарга тиеш.

Газап чиксен: урланган бәхет — гөнаһ,

Укучы да моны аңларга тиеш!

Гаташ! Тәмам булмаган бу кыйссаның

Соңгы битен син бер язарга тиеш...