Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Малны тота бел, ашны йота бел!

Ел саен язын илнең күп кенә төбәкләрендә эпизоотик хәл начарая, шуның нәтиҗәсендә хайваннар да, фермерлар да, гади кешеләр дә зыян күрә. Без терлекләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен нинди чаралар күрергә мөмкин булуы турында белгечләр белән сөйләштек.
Вакциналау
Язын Русиядә йорт хайваннарын вакциналау чоры башлана. Барысына да: эре терлеккә, куяннарга, хәтта эт белән мәчеләргә дә прививка ясыйлар. Вакытында вакциналау – хайваннарны себер түләмәсе, котыру авыруы, бруцеллез, йогышлы ринотрахеит һәм башка төрле куркыныч авырулардан ышанычлы саклау чарасы.
Моннан тыш, вакциналау хайваннарның иммунитетын ныгыта, аларның чыдамлыгын һәм авыруларга каршы тору сәләтен арттыра. Исегездә тотыгыз: аеруча куркыныч кайбер авырулар дәвалауга бирешми һәм үлемгә китерергә мөмкин. – Дәүләт ветеринария хезмәте шәхси һәм фермер хуҗалыклары хуҗаларына хайваннарны һәм кошларны тиешле ветеринария документларыннан башка, бигрәк тә Интернеттагы белдерүләр сайтлары, мессенджерлар аша, саты
Оглавление
     Малны тота бел, ашны йота бел!
Малны тота бел, ашны йота бел!

Малны тота бел, ашны йота бел!

Сыйлы көнем сөтле сыерда дип яшәүче авыл халкы терлекләрен ничек саклый ала?

Ел саен язын илнең күп кенә төбәкләрендә эпизоотик хәл начарая, шуның нәтиҗәсендә хайваннар да, фермерлар да, гади кешеләр дә зыян күрә. Без терлекләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен нинди чаралар күрергә мөмкин булуы турында белгечләр белән сөйләштек.

Вакциналау

Язын Русиядә йорт хайваннарын вакциналау чоры башлана. Барысына да: эре терлеккә, куяннарга, хәтта эт белән мәчеләргә дә прививка ясыйлар. Вакытында вакциналау – хайваннарны себер түләмәсе, котыру авыруы, бруцеллез, йогышлы ринотрахеит һәм башка төрле куркыныч авырулардан ышанычлы саклау чарасы.
Моннан тыш, вакциналау хайваннарның иммунитетын ныгыта, аларның чыдамлыгын һәм авыруларга каршы тору сәләтен арттыра. Исегездә тотыгыз: аеруча куркыныч кайбер авырулар дәвалауга бирешми һәм үлемгә китерергә мөмкин.

– Дәүләт ветеринария хезмәте шәхси һәм фермер хуҗалыклары хуҗаларына хайваннарны һәм кошларны тиешле ветеринария документларыннан башка, бигрәк тә Интернеттагы белдерүләр сайтлары, мессенджерлар аша, сатып алмаска киңәш итә. Бу хайваннарны эпизоотик хәл-шартлар имин булмаган төбәкләрдән китерүләре ихтимал. Терлекләрне башка төбәкләрдән һәм хәтта күрше районнан китерү дә ветеринария хезмәте белән килештереп башкарылырга тиеш. Тәкъдим ителгән терлекләрне кертүнең законлылыгын тикшерү өчен районның ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез, – ди Башкортстанның Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин.
Терлекләрегезне вакциналау өчен участок ветеринарына мөрәҗәгать итегез.

Ташлама белән страховкалау

Русиядә хайваннарны страховкалауга дәүләт ярдәме программасы эшли. Аның асылы бик гади: дәүләт авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә страховка бәясенең яртысын компенсацияли.

Эре малны (буйволлар, үгезләр, сыерлар, яклар), вак терлекне (кәҗәләр, сарыклар), дуңгызларны, атларны, дөяләрне, боланнарны, куяннарны, кошларны һәм хәтта бал кортларын да дәүләт ярдәме белән страховкаларга мөмкин. Әмма мөһим үзенчәлек бар: барлык терлекне бергә генә страховкалап була. Әгәр 100 сыерыгыз бар икән, бер, биш яисә ун сыерны гына страховкалап булмый. Килешүне теләсә кайсы айда һәм ким дигәндә бер елга төзергә мөмкин.

Агростраховкачыларның дәүләт берлегеннән белдерүләренчә, дәүләт ярдәме терлекләрне түбәндәге хәвефләрдән страховкалауны күздә тота:
– малларны Африка дуңгыз кизүе, кош гриппы, ящур кебек 62 төр йогышлы авыру нәтиҗәсендә югалтканда, яки алар һәлак булган очракта. Шул исәптән, әгәр дә бу авыру нәтиҗәсендә ветеринария хезмәтләре хайваннарны юк итү өчен тартып алса. Тулы исемлек – Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның 24 июнендәге 242 санлы боерыгында;
– күпләп агуланулар;
– табигый бәла-казалар;
– янгын.

Килешү төзегәндә барлык хәвефләрне, яки берничәсен, яки аларның берсен күрсәтә аласыз.

“Страховка компанияләре ветеринар хәл-шартлар имин булмаган районда терлекчеләрнең документларын кабул итмәскә хокуклы. Страховкалау турындагы карарны алдан ук кабул итәргә кирәк”, – дип кисәтәләр Агростраховкачыларның дәүләт берлегендә.

– Дәүләт ярдәме белән аккредитацияләнгән компанияләр — НСА әгъзалары гына страховкалый ала. Аларның шартларын чагыштырыгыз һәм үзегезгә туры килгән вариантны сайлагыз. Башкортстанда компаниянең вәкиле барлыгына инаныгыз, – ди ВСК Страховкалау йортының Уфа филиалы вице-президенты Азат Бакиров. – Шунысы да мәгълүм булсын: полис бәясе әлеге вакытта шактый арзан. Базарда ит бүлегенә кереп карагыз. Итнең бер килограммы күпме тора? 700 сум. Ягъни бүген бер сыерны страховкалау — плюс-минус бер килограмм ит бәясе.

Компания белән түбәндәге шартларны килештерегез: хәвефле очраклар исемлеге, страховка суммасы һәм франшиза. Страховкалаучы аграрийга кайтармый торган зыянның бер өлеше шулай атала. Ул страховка суммасының 0дән 30 процентка кадәр өлешен тәшкил итәргә мөмкин. Франшиза никадәр зуррак булса, страховка түләүләре шулкадәр азрак. Шуннан соң таләп ителгән сумманың яртысын түләргә кирәк, һәм килешү үз көченә керәчәк. Сумманың икенче яртысын дәүләт әлеге страховка компаниясенә мөстәкыйль җибәрәчәк.

Якынча бәяне страховка калькуляторы:
calculator.naai.ru ярдәмендә исәпләп чыгарырга мөмкин.

Ничә сум тора?

Бер баш эре терлекне (сыерлар, үгезләр) страховклау бәясе 348 сум тора, илле процент ташлама белән – 174 сум. Вак терлекне (кәҗәләр, сарыклар) страховкалау – 193, (ташлама белән – 97 сум), дуңгызларны – 112 сум (56 сум), кош-кортны – 2 сум (1 сум) торачак.

Түләүләрне, беренчедән, нинди шартлар сайлаганыгызга, икенчедән, ничә хайван һәлак булуына карап алачаксыз. Мәсәлән, сезнең 200 сыерыгыз бар, янгында ун сыер һәлак булды, ди. Сез түләүне гомум суммадан түгел, һәр сыерга исәпләп алачаксыз.

– Былтыр Башкортстанда авыл хуҗалыгы терлекләрен агростраховкалауга 56 миллион сум юнәлтелде. Республикада 53 мең баш эре терлек, 448 мең баш дуңгыз, 3,3 миллион баш кош-корт страховкаланды, – дип белдерделәр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Гадәти страховка

Һәм тагын бер мөһим үзенчәлек. Югарыда әйтелүенчә, дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен генә гамәлдә. Ягъни теркәлгән юридик берәмлекләр – ИП, КФХ, ООО һ.б. өчен. Башкача әйткәндә, әби белән бабай кәҗә һәм сыер асрый һәм аларны страховкаларга телиләр икән, полис бәясенең яртысын аларга кире кайтармаячаклар.
Гадәти, аерым гражданнар өчен дип аталганы – страховкалауның башка төре, ул “Авыл хуҗалыгы хайваннарын страховкалау” дип атала. Мондый полис гади кешеләр – сыер, үгез, ат һәм кәҗә хуҗалары өчен кулай. Әгәр хайван үлсә, яки аны урласалар, компания акчалата компенсация түләячәк: бюджетка кыенлык китерми генә яңа терлек сатып алырга мөмкин булачак.
Сезнең районда нинди страховка компанияләре эшләве турында урындагы хакимияттә белешегез.