Тәлгать Әхмәтов китеп барды, бакыйлыкка күчте. Ә Гүзәл ханым йөрәге белән һаман да волейболчылар белән. Бу юлы да Яңа Кенәр балалар бакчасы командасы белән Арчага волейболчылар ярышына килде. Гүзәл Әхмәтова район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовка чын күңеленнән рәхмәт әйтә. Чөнки Вакыйф Харисов ветераннарны онытмый, аларның хезмәтен бәяли белә, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгыртып, спорт ярышлары оештыра. Бу юлы да балалар бакчаларында эшләүче хатын-кызлар командасына атаклы тренер Тәлгать Әхмәтов истәлегенә билгеләнгән кубокны ел да беренче урынны алган командага бирә. Бу кубокны менә инде дүртенче ел Арчаның 9нчы бакчасы ала.
Яңа Кенәрдә Гүзәл ханым тормыш иптәше Тәлгать Әхмәтов белән заманында көчле волейбол командалары әзерләгән педагоглар, тренерлар
30 марта30 мар
~1 мин