Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара?

Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел уңышы өчен көзге бөртеклеләр мәйданы 285,6 мең гектар тәшкил итә, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 22 процентка күбрәк. Уҗымнарның 99 проценттан артыгы яхшы кышлаган. Быел сабан культураларын 2 миллион гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла. Республика хуҗалыклары бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Үзебезнең орлыклар өлеше 82 проценттан артып китә. Язгы кыр эшләренә туфракны чәчүгә әзерләүдә 11 мең агрегат катнашачак, авыл хуҗалыгы культураларын чәчүдә – 5 меңнән артык. Хуҗалыклар минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары сатып алуны дәвам итә. Радий Хәбиров игенчеләргә язгы чәчүдә уңышлар теләде.
Оглавление
    Язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара?
Язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара?

Язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара?

Бу сорау Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә күтәрелде.

Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел уңышы өчен көзге бөртеклеләр мәйданы 285,6 мең гектар тәшкил итә, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 22 процентка күбрәк. Уҗымнарның 99 проценттан артыгы яхшы кышлаган.

Быел сабан культураларын 2 миллион гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла.

Республика хуҗалыклары бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Үзебезнең орлыклар өлеше 82 проценттан артып китә.

Язгы кыр эшләренә туфракны чәчүгә әзерләүдә 11 мең агрегат катнашачак, авыл хуҗалыгы культураларын чәчүдә – 5 меңнән артык. Хуҗалыклар минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары сатып алуны дәвам итә.

Радий Хәбиров игенчеләргә язгы чәчүдә уңышлар теләде.