Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Сак булыгыз: мотоциклчылар!

Автомобильчеләргә хәзер арткы күренеш көзгеләренә игътибарлырак һәм ешрак карарга кирәк булачак.
«Автодор» дәүләт компаниясе мотоциклчыларга һава температурасына игътибар итәргә киңәш итә — әгәр ул күләгәдә +8 градустан түбәнрәк булса, сәфәрләрне кичектереп торырга һәм тәүлек дәвамында тотрыклы җылы һава торышын көтәргә кирәк. Салкын асфальтта юл начаррак, бу аварияләр куркынычын арттыра.
Сезон башланыр алдыннан мотоциклның техник торышын тикшерегез. Инде җылы булган көньяк төбәкләрдә ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләргә экипировка турында онытмаска кирәк - юл-транспорт һәлакәте очрагында ул гомерне саклап кала ала. Шулай ук кышкы чорда хәрәкәтнең башка катнашучылары мотоциклчыларны онытып торуын да исәпкә алырга кирәк.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да тизлек режимын һәм кагыйдәләрне үтәү, әдәпле булу, юлда артык мавыкмау мөһим.
Оглавление
     Сак булыгыз: мотоциклчылар!
Сак булыгыз: мотоциклчылар!

Сак булыгыз: мотоциклчылар!

Җылы көннәр башлану белән юлларга беренче мотоциклчылар чыга башлады.