Җитештерү эшчәнлеге республиканың алты холык төзәтү учреждениесендә, шулай ук колония-поселениедә оештырылган. Хезмәткә яраклаштыру үзәкләрендә хөкем ителгәннәрне һөнәри әзерләү, аларны хезмәткә җәлеп итү һәм алга таба ресоциализацияләү белән шөгыльләнәләр. Биредә чыгарыла торган барлык товарлар дәүләт стандартларына һәм расланган техник шартларга туры килә. - Узган елда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән 57,3 млн сумлык 104 контракт төзедек. Болар - урам эскәмияләре, канализация люклары өчен капкачлар, металл караватлар, урын-җир, хирургия халатлары тегү, - дип өстәде Сергей Кудрявцев. – Быел муниципалитетлар белән территорияләрне кардан һәм чүп-чардан чистарту, автомобильләр ремонтлау, җиһазлар, сәүдә нокталары өчен түбәләр һәм башка әйберләр ясау буенча хезмәттәшлекне дәвам итәбез.
Сергей Кудрявцев Радий Хәбировка нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм төбәк җитәкчесенә ведомствоның Мактау грамотасын тапшырды.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә һәм