30 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә видеоэлемтә режимында Уфаның «Сосны» бистәсендә «Лесная сказка» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
156 урынлык ике катлы мәктәпкәчә учреждение төзелеше 2024 елның апрелендә башланды. Объектны шәһәр бюджеты акчасына «Главспецстрой» компаниясе төзегән. Коллективта 31 кеше эшли. Балалар бакчасында музыка һәм спорт заллары, медицина хезмәткәре, педагог-психолог кабинетлары, шулай ук өстәмә дәресләр өчен бина булдырылган. Барлык төркемнәр дә кирәкле җиһазлар һәм пособиеләр белән җиһазландырылган. Янәшәдәге территориядә инвентарь һәм йөгерү юлы булган спорт мәйданчыгы урнашкан.
Уфа хакимияте башлыгы билгеләп үткәнчә, республика башкаласында социаль объектларны үстерүгә аерым игътибар бирелә.
— Шәһәребез өчен күңелле вакыйга, — диде Ратмир Мәүлиев. — Тагын ике балалар бакчасы төзелеп килә. Быел федераль программа буенча 16 мәктәпкә капиталь ремонт ясаячакбыз. Ярдәмегез өчен рәхмәт!
Ба