Богдан авылында яшәүче Миңнинур Хөсәеновага 101 яшь тулды. Миңнинур Исхак кызы күпне күргән, күпне кичергән кеше буларак олы хөрмәткә лаек. Миңнинур Исхак кызы 1925 елның 28 мартында Богдан авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әниләре Миңнинур кечкенә вакытта фани дөньяны калдырып китә. Дүрт сыйныф белем алу форсат тия аңа. Кечкенә вакыттан Миңнинур әтисе белән көтү көтә. Авылдан дүрт километр ераклыкта урнашкан Сарыкүлгә йөриләр. Ары таба ул сыер савучы булып эшли. Шул вакытларда Богданнан Карышка кадәр сөт ташыганнары хәтерендә уелып калган. Сарыклар карый. Колхоз рәисе булып Әнвәр Шәйхетдинов эшләгән мәлләрдә тырыш хезмәте өчен бихисап медальләргә лаек була. Тырыш була. Ялгызы улын тәрбияләп үстерә. Бүген йөзъяшәр әби улы Ринат, килене Гөлсинә белән гомер кичерә. — Әниебезнең тик торганы булмады. Больница тирәсенә дә барганын хәтерләмим. Иртән алтыдан торып эшкә китәр иде. Сарыкчылыкта эшләгән мәлләре дә бик мәшәкатьле булды. Эшнең авырыннан курыкмады. Әле олыгайган к