2002 елда ирем йөрәк өянәгеннән үлде. Кич ятты да, иртәнгә үлгән иде. Алдагы көнне туганы шашлыкка чакырган иде. Ирем: "Кәефем юк, мин барып тормыйм, син балалар белән бар", - дип, мине кунакка җибәрде. Абыйның малае машина белән килеп алды. Баргач, иремне дә сорадылар. Хатыны: "Йөрәк була күрмәсен, шулай үлеп тә китәләр", - диде. Ирем үлгәч, зиратка барып йөрдем. Аяк очына басып, белгәннәремне укып, дога кылгач, "төшемә булса да кереп, төнлә ни булганын әйт әле" дидем. Төнлә төш күрдем. Ирем матур итеп киенгән, каршымда басып тора. "Кил кырыма, утыр әле", - дим. "Кеше янына утырганны кабер әһелләре яратмый, сиңа эндәшә алмадым, мин бик тиз киттем бит. Сиңа абыйның хатыны дөрес әйткән", - диде. Төшләремә еш керде, кергән саен кочаклап, "яратам, сагынам" дия иде. Акрын гына йөрәгем авырта башлады. "Прединфаркное состояние" белән дәваханәдә дә ятып чыктым. Туганнарым күрәзәче хатынга алып барды. Ул хатын: "Сине өшкерергә кирәк, сине ирең бик яратып торган, акрын гына үзе белән алып китәр