Туберкулездан үзеңне ничек сакларга?
24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләнде. Авыруга каршы көрәштә нинди уйдырмалар комачаулавы турында Республика клиник фтизиопульмонология үзәгенең баш табибы Шамил Булатов белән сөйләштек.
1. Хурлык тамгасы сугачаклар
Уйдырмалар – ул безнең күп нәрсәне белмәгәннән туган куркуларыбыз. Туберкулез белән бары тик маргиналлар гына авырый дигән уйдырма да бар. Бу алай түгел. Төрмәдә утырып чыгучылар, эчкечеләр, наркоманнар безнең пациентларның өчтән берен генә тәшкил итә, калганнары – гадәти кешеләр: студентлар, укытучылар, табиблар, бизнесменнар.
Туберкулез –─ ул йогышлы процесс, социаль статусына карамастан, аның белән һәркем авырый ала. Моның бернинди ояты да юк. Иң мөһиме, авыруны вакытында ачыклау, якыннарыңа йоктырмас өчен дәвалана башлау.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бүген туберкулезны планетада яшәүче һәр өченче кеше йоктырган. Ягъни без барыбыз да үзебездә Кох таякчыгын йөртә алабыз, әмма шул ук вакытта бездә бернинди авыру билгеләре дә булмаска мөмкин. Ләкин стресс кичергәндә, начар тукланганда, иммунитет какшаганда бактерияләр “уяна” һәм актив формага күчә. Туберкулез белән авыруның һәр очрагы буенча без эпидтикшеренү үткәрәбез, йоктыру чыганагын эзлибез, һәм еш кына нульле пациентны таба алмыйбыз, чөнки авыру белән кайчан контакт булганлыгы билгесез. Инфекция организмда күп еллар йоклаган хәлдә булырга, ә аны кибеттә, вокзалда, транспортта, лекцияләрдә – теләсә кайда эләктерергә мөмкин.
2. Укуга да, эшкә дә алмаячаклар
Туберкулез уңышлы дәвалана! Диагноз никадәр иртәрәк куелса, дәвалау башланса, авыру турында шулкадәр тизрәк онытырга мөмкин. Дәвалау вакыты 6 айдан 24 айга кадәр. Башта табиблар комиссиясе диагнозны раслый, авыру берничә ай стационарда, аннары көндезге стационарда үткәрә, аннан соң шифаханәдә һәм өйдә дәвалана. Ул гадәти тормышка кайта, аны эштән бушату, яки укуыннан чыгару өчен бернинди дә нигез юк. Өч ел дәвамында без аны күзәтәбез, аннары, әгәр рецидив булмаса, исәптән төшерәбез.
Төп дәвалау ─– туберкулезга каршы химиотерапия, берьюлы берничә препарат кабул итү. Алар, микобактерияләр тибына карап, төрле була ала. Дәвалар алдыннан бездә бактерияләрне 100 процент идентификацияләү үткәрелә, бу терапияне аеруча нәтиҗәле итә. Хәзер, мәсәлән, Пекин штаммы таралган, шулай ук Урал, Америка һәм башка штаммнар бар. Без авыруны китереп чыгаручыны ачыклыйбыз, аны идентификациялибез, антибиотикларга сизгерлекне билгелибез һәм алынган нәтиҗәләр кысаларында терапия башлыйбыз.
Бер пациентны дәвалау дәүләткә уртача 2 миллион сумга төшә. Пациент өчен дәвалану, шифаханәләргә юлламалар бушлай.
Яхшы иммун статусы һәм дөрес билгеләнгән химиотерапия булганда дәвалауның йөз процент нәтиҗәлелегенә ирешергә мөмкин. Пациентның ярты юлда туктамавы мөһим. Дәвалау озак, җаваплылык һәм дисциплина кирәк. Дәвалау даими булмаса, туберкулез даруларга чыдамга әйләнергә мөмкин, аны дәвалау инде күпкә катлаулырак һәм озаграк булачак.
3. Халык чаралары дарулардан ким түгел
Кадерле вакытыгызны әрәм итмәгез! Бурсык мае да, кондыз мае да ярдәм итмәячәк. Бездә тәмәкенең кайнар һавасы туберкулез кузгатучыны үтерә дип ышанучы пациентлар да бар. Киресенчә, никотин бронхларның лайлалы элпәсен зарарлый, шулай итеп инфекциягә юл ачыла.
4. Флюорография ─– тикшеренүнең искергән ысулы
Диагностиканың иске, әмма әлегә кадәр нәтиҗәле ысулы, ул авыруны иртә этапларда “ачыкларга” мөмкинлек бирә. Шуңа күрә даими рәвештә ─– ким дигәндә ике елга бер тапкыр флюорография узыгыз. Аны яшәү урыны буенча поликлиникада үткәрәләр. Әгәр хәвеф төркемендә булсагыз (үпкәләрнең хроник авырулары, диабет, онкология һ.б. бар) ─– флюорографияне ел саен үтәргә кирәк. Хәвефләрне билгеләргә диспансерлау ярдәм итәчәк.
Белеп торыгыз!
Дәүләт хезмәтләрендә фтизиатрга чакыру килсә, нишләргә?
Язуны игътибарсыз калдырмагыз, бу хата түгел! Башкортстанда “Без сезнең сәламәтлегегез турында кайгыртабыз” акциясе уза, аның бурычы – туберкулезны иртә ачыклау. Мәсәлән, күпкатлы йортта яшәүчеләрнең берсе авырып китсә, бөтен йортны, ә кайчак бистәне дә тикшерергә кирәк. Фтизиатрлар инфекция ачыкланган урынга гына чыгып калмыйча, дистанцион эш тә алып бара: авыруның аралашу даирәсен –─ күршеләрен, туганнарын, хезмәттәшләрен билгели. Якын-тирәдәге барлык кешеләрнең тикшеренү нәтиҗәләрен өйрәнәләр (алар электрон рәвештә саклана) һәм хәвефләрне ачыклыйлар. Әгәр кеше хәлсезлектән зарлана, йөткерә, күптән флюорография үтмәгән икән, табиб кабул итүгә язу җибәрә. Монда бернинди куркыныч та юк. Вакытында тикшеренү узыгыз һәм, инфекция очрагы ачыкланса, вакытында дәвалана башлагыз.
Әйткәндәй...
Туберкулез ─– дөньяда иң куркыныч авыруларның берсе. Ел саен аннан 1 миллионнан артык кеше үлә, аның күләмен бер миллионлы шәһәрнең юкка чыгуы белән чагыштырып була. Инфекцияне микобактерияләр, яки Кох таякчыклары китереп чыгара. Авыру ешрак үпкәләрне зарарлый, әмма башка органнарның да туберкулезы була. Йоктыру ─– һава-тамчы юлы белән, авыру кеше йөткергәндә туберкулез китереп чыгаручы вирус бүлеп чыгара. Бәхеткә каршы, таякчык һавада озак яшәми, ул утыргач, куркынычсызга әйләнә.