Бу хакта Татарстан гидрометеорология үзәге мәгълүматлары сөйли. Синоптиклар республикада һаваның уртача температурасын климатик нормадан 2 градуска югарырак дип фаразлый. Гидрометүзәктә искәртүләренчә, Казан буенча норма 5,8 градус җылылык, Татарстан буенча 5,4 градус тәшкил итә. Апрель аенда явым-төшемнәр саны уртача күпьеллык күрсәткечләргә туры киләчәк. Казанда бу 33 миллиметр, республика буенча – 30 миллиметр, дип хәбәр итә "Әлмәт таннары".