Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров Андрей Кириленко белән очрашты

Радий Хәбиров ассызыклаганча, спортка ярдәм итү дәүләт сәясәтенең мөһим өлеше булып тора.
– Безнең өчен төп бурыч – яшьләрне тискәре факторлардан саклап калу өчен бу өлкәгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. - Моның өчен без спорт инфраструктурасын үстерәбез. Биредә күрсәткечләр буенча без илдә алдынгы позицияләрдә торабыз. Планнарда - җиңел атлетика манежы төзү, анда дүрт мәйданчык булачак, шул исәптән баскетбол өчен дә. Ә безнең шәһәр һәм районнарда бассейннар һәм боз сарайлары төзибез, стадионнарны яңартабыз. Хәзер баскетбол командалары шөгыльләнә торган «Динамо» комплексында яхшы ремонт ясадык.
Андрей Кириленко җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм баскетболның республикада шөгыльләнүчеләр саны буенча алдынгы урында торуын билгеләп үтте.
- Уфада «Динамо»профессиональ клубы барлыкка килде. Бу шөгыльләнүче спортчылар өчен адым саен алга бару өчен яхшы стимул. Бу дисциплинаны шәхсән ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт, – диде Русия баскетбол
Оглавление
    Радий Хәбиров Андрей Кириленко белән очрашты
Радий Хәбиров Андрей Кириленко белән очрашты

Радий Хәбиров Андрей Кириленко белән очрашты

28 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Баскетбол федерациясе президенты, илнең атказанган спорт мастеры Андрей Кириленко белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәктә баскетбол үсеше мәсьәләләре.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, спортка ярдәм итү дәүләт сәясәтенең мөһим өлеше булып тора.

– Безнең өчен төп бурыч – яшьләрне тискәре факторлардан саклап калу өчен бу өлкәгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. - Моның өчен без спорт инфраструктурасын үстерәбез. Биредә күрсәткечләр буенча без илдә алдынгы позицияләрдә торабыз. Планнарда - җиңел атлетика манежы төзү, анда дүрт мәйданчык булачак, шул исәптән баскетбол өчен дә. Ә безнең шәһәр һәм районнарда бассейннар һәм боз сарайлары төзибез, стадионнарны яңартабыз. Хәзер баскетбол командалары шөгыльләнә торган «Динамо» комплексында яхшы ремонт ясадык.

Андрей Кириленко җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм баскетболның республикада шөгыльләнүчеләр саны буенча алдынгы урында торуын билгеләп үтте.

- Уфада «Динамо»профессиональ клубы барлыкка килде. Бу шөгыльләнүче спортчылар өчен адым саен алга бару өчен яхшы стимул. Бу дисциплинаны шәхсән ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт, – диде Русия баскетбол федерациясе президенты.


Андрей Кириленко шулай ук республикада урам баскетболы үзәкләрен үстерү проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим итте. Башкортстан Башлыгы төбәкнең Спорт министрлыгына бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Фото: glavarb.ru