Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

«Безнең бердәмлегебез – иң ныклы тыл

»❤️ Менделеевскиның Сәйтәк авылында волонтерлар махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерләүне дәвам итә🙏 «Өйдә пешкән ашлар – ул ачлыкны гына түгел, җанны да дәвалый диләр. Без бергә җыелдык, егетләргә туган йортның бер кисәкчәсен тапшырырга теләдек. Бу эш бик тырышлык таләп итә: өйдәге күкәйдән камыр басып, аны юка җәеп, кисәргә һәм саклык белән киптерергә кирәк. Һәрбер кисәк токмачны безнең сакчыларыбызның тизрәк кайтуы турындагы уйлар белән ясадык. Мондый токмач туклыклы булыр. Кыр шартларында, кайнар суга салып җибәргәндә дә, безнең егетләр чын өйдәге ашның тәмен тоя алырлар – «әни пешергән кебек». Өйдән йомырка, он алып килгән һәм ярдәмгә килгән барлык хуҗабикәләргә зур рәхмәт», - дип язды Сәйтәк клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

«Безнең бердәмлегебез – иң ныклы тыл»❤️

Менделеевскиның Сәйтәк авылында волонтерлар махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерләүне дәвам итә🙏

«Өйдә пешкән ашлар – ул ачлыкны гына түгел, җанны да дәвалый диләр. Без бергә җыелдык, егетләргә туган йортның бер кисәкчәсен тапшырырга теләдек. Бу эш бик тырышлык таләп итә: өйдәге күкәйдән камыр басып, аны юка җәеп, кисәргә һәм саклык белән киптерергә кирәк. Һәрбер кисәк токмачны безнең сакчыларыбызның тизрәк кайтуы турындагы уйлар белән ясадык. Мондый токмач туклыклы булыр. Кыр шартларында, кайнар суга салып җибәргәндә дә, безнең егетләр чын өйдәге ашның тәмен тоя алырлар – «әни пешергән кебек». Өйдән йомырка, он алып килгән һәм ярдәмгә килгән барлык хуҗабикәләргә зур рәхмәт»,

- дип язды Сәйтәк клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.