‼️ ✅Гражданнар оборонасы сигналлары халыкка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү өчен билгеләнгән. ✅Алар табигый яки техногенхарактердагы реаль куркыныч турында алдан хәбәр итәргә ярдәм итә. ✅Әйтик, 2026 елның 28 мартында 04:40 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә ракета куркынычы игълан ителде, аннары 06:26 сәгатьтә Саба муниципаль районының 3 торак пунктындаРСУ-300 хәбәр итү үзәгеннән җибәрелде. ✅Килеп туган вәзгыятьтә чыдамлыкны саклауһәм шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим. ✅Торак яки административ биналарда булгангражданнарга кичекмәстән тәрәзә уемнарыннанбиналарның эчке өлешенә китәргә һәм берниндиочракта да лифтлардан файдаланмаска кирәк, чөнки электр челтәрендә өзеклекләр булгандаблоклау куркынычы бар. ✅Әгәр тревога сигналы Сезне урамда очратса, мөмкин кадәр тизрәк якындагы ышанычлы ышыкурынны (подвал бинасын) табарга кирәк. Тулырак…