– Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерүнең бердәм дәүләт системасы көчләрен һәм чараларын язгы ташкынның һәлакәтсез узуына әзерләү гадәттәгечә иң начар сценарий буенча оештырылган. 313 торак пункт, 86 мең кеше яшәгән 22 торак йорт урнашкан 44 муниципалитетта су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Барлык ашыгыч хезмәтләр дә даими әзерлектә, республика муниципалитетларында агымдагы вәзгыятькә тәүлек буе мониторинг һәм язгы ташкынга каршы оператив штаблар эше оештырылган, — дип ассызыклады Ирек Сәгыйтов.
«Башгидромет»ның төгәл фаразына караганда, елгаларда боз катламының акрынлап эрүе күзәтелә, елгаларның ачылуы нормадан 4–5 көнгә иртәрәк көтелә.
Республиканың язгы ташкынга әзерлеге мәсьәләләре Русия Хөкүмәте һәм Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан аерым контрольдә тотыла.
Республика һәм муниципаль язгы ташкынга каршы комиссияләр төзелгән. Республика оператив штабы җәелдерелгән. Шундый ук оператив штаблар барлык 63 муниципаль берәмлек территориясендә дә б