Ярыш Арча спорт мәктәбендә бара. Ярышларны район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) оештырды. Командаларга уңышлар телибез! Нәтиҗәләрне соңрак язарбыз. Ярышлар тәмамлангач. Җиңүче командага Яңа Кенәрнең атаклы волейбол тренеры Тәлгать Әхмәтов ис.кубок биреләчәк. Яңа Кенәр балалар бакчасы командасы белән Тәлгать Әхмәтовның тормыш иптәше, шулай ук заманында көчле волейболчылар әзерләгән Гүзәл Әхмәтова да килгән. Йөрәк түзми шул... Сөбханалла! Афәрин!
Район балалар бакчалары хезмәткәрләре командаларының волейбол ярышлары бара
28 марта28 мар
~1 мин