Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Мәктәпләрдә музыка, рәсем һәм физика кабинетлары яңартылачак

Мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр иткәнчә, барлык җиһазларны яңа уку елы башына куярга планлаштыралар.
Музыка кабинетларын музыка үзәкләре һәм микрофонлы күчерелмә акустика белән җиһазландырачаклар. ИЗО дәресләре өчен мольбертлар, этюдниклар, гипс модельләре һәм танылган рәссамнарның портретларын сатып алачаклар.
Физика кабинетларында заманча лаборатор һәм демонстрацион җиһазлар барлыкка киләчәк — үлчәү приборларыннан алып механика, электр һәм оптиканы өйрәнү җайланмаларына кадәр.
Элегрәк мәктәпләрдә ОБЖ һәм технология фәннәре буенча кабинетлар җиһазландырылган иде.
Тулаем алганда төбәктә масштаблы модернизация дәвам итә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2026 ел ахырына кадәр тагын 78 мәктәпне, балалар бакчаларын һәм көллиятләрне тәртипкә китерү планлаштырыла.
Хәзер дистәләгән объектларда капиталь ремонт бара, ә мәгариф учреждениеләрен яңартуга җәлеп ителгән федераль финанслауның гомум күләме 10 млрд сум.
Фото: b
Оглавление

Башкортстанда берьюлы 879 мәктәп кабинеты яңартылачак — сүз музыка, рәсем сәнгате һәм физика сыйныфлары турында бара. Моңа «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында 232 млн сумнан артык акча юнәлтеләчәк.

Мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр иткәнчә, барлык җиһазларны яңа уку елы башына куярга планлаштыралар.

Музыка кабинетларын музыка үзәкләре һәм микрофонлы күчерелмә акустика белән җиһазландырачаклар. ИЗО дәресләре өчен мольбертлар, этюдниклар, гипс модельләре һәм танылган рәссамнарның портретларын сатып алачаклар.

Физика кабинетларында заманча лаборатор һәм демонстрацион җиһазлар барлыкка киләчәк — үлчәү приборларыннан алып механика, электр һәм оптиканы өйрәнү җайланмаларына кадәр.

Элегрәк мәктәпләрдә ОБЖ һәм технология фәннәре буенча кабинетлар җиһазландырылган иде.

Тулаем алганда төбәктә масштаблы модернизация дәвам итә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2026 ел ахырына кадәр тагын 78 мәктәпне, балалар бакчаларын һәм көллиятләрне тәртипкә китерү планлаштырыла.

Хәзер дистәләгән объектларда капиталь ремонт бара, ә мәгариф учреждениеләрен яңартуга җәлеп ителгән федераль финанслауның гомум күләме 10 млрд сум.

Фото: bashinform.ru