Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Азия чигендә”

Николай Анощенко 1894 елның 25 сентябрендә Белгород шәһәрендә юрист гаиләсендә дөньяга килгән. Шәһәрнең ир-егетләр гимназиясендә белем ала. Әтисе Курск һәм Харьковка йөри, кайвакыт үзе белән улын да ала. 1907 елда губерна шәһәре Курскига баргач, Коля Анощенко беренче тапкыр “фильму” (ул вакытта киноны шулай атыйлар) карый. Озак еллар үткәч ул: “Беренче кинофильм карау минем өчен зур вакыйга булды, аның кайбер кадрлары әле дә күз алдымда”, — дип искә ала. Әтисе улын Мәскәү гимназия­сенә укырга күчерә. Малай биредә кино һәм авиация белән кызыксына башлый. Дуслары белән беренче авиамодель ясый. 1910 елда илдә беренче тапкыр үткәрелгән оча торган планер модельләре ярышында Николай Анощенконың эше җиңү яулый, жюри рәисе, билгеле галим Николай Жуковский аңа истәлекле көмеш жетон тапшыра. 1914 елның җәендә ул “Гимназистлар фәннәр курсы”н тәмамлый. 1 августта Германия Русиягә каршы сугыш башлый. Николай Анощенко авиация отрядында хезмәт итә һәм тиздән аны аэростатлар отряды командиры итеп тәга
Оглавление
    “Азия чигендә”
“Азия чигендә”

“Азия чигендә”

1930 елда Башкортстан турында документаль киноочерк ничек төшерелгән?XX гасыр башында фотосурәтләрне саклау өчен фотоальбомнар киң таралыш ала. Билгеле дәүләт эшлеклеләре, учреждениеләр, ил тарихындагы мөһим вакыйгалар турында фотоальбомнар эшләнә. Алар теге яки бу вакыйганы чагылдыручы хисап рәвешендә дә төзелә. Мисал өчен, Сергей Прокудин-Горский Русия буйлап сәяхәтләре турында шундый альбомнар ясый.Белгород дәүләт әдәбият музеенда үзенчәлекле фотоальбомнар саклана. Аларны очучы һәм кинематографист Николай Анощенко төзегән. Альбомнарның берсе Башкортстан турында төшерелгән “Азия чигендә” (“На границе Азии”) документаль киноочеркы хакында сөйли. Бу альбомны Уфадагы Матбугат архивыннан (Китап палатасыннан) эзләп карадым. Анда “На границе” (По материалам Павленко П. Выпуск “Союзкинопрокат, 1938)” дигәне генә очрады, “Азия чигендә” фильмы буенча материаллар табылмады. Интернет аша Белгород дәүләт әдәбият музеена хат юлладым. Музей директоры Инна Климова экспозиция бүлеге мөдире Наталья Буханцованың мәкаләсен һәм альбомнан фотосурәтләр җибәрде.

Николай Анощенко 1894 елның 25 сентябрендә Белгород шәһәрендә юрист гаиләсендә дөньяга килгән. Шәһәрнең ир-егетләр гимназиясендә белем ала. Әтисе Курск һәм Харьковка йөри, кайвакыт үзе белән улын да ала. 1907 елда губерна шәһәре Курскига баргач, Коля Анощенко беренче тапкыр “фильму” (ул вакытта киноны шулай атыйлар) карый. Озак еллар үткәч ул: “Беренче кинофильм карау минем өчен зур вакыйга булды, аның кайбер кадрлары әле дә күз алдымда”, — дип искә ала.

Әтисе улын Мәскәү гимназия­сенә укырга күчерә. Малай биредә кино һәм авиация белән кызыксына башлый. Дуслары белән беренче авиамодель ясый. 1910 елда илдә беренче тапкыр үткәрелгән оча торган планер модельләре ярышында Николай Анощенконың эше җиңү яулый, жюри рәисе, билгеле галим Николай Жуковский аңа истәлекле көмеш жетон тапшыра.

1914 елның җәендә ул “Гимназистлар фәннәр курсы”н тәмамлый. 1 августта Германия Русиягә каршы сугыш башлый. Николай Анощенко авиация отрядында хезмәт итә һәм тиздән аны аэростатлар отряды командиры итеп тәгаенлиләр. 1917 елның маенда поручик Николай Анощенко Русия армиясендә беренчеләрдән булып бер чакрымга якын биеклектән парашют белән сикерә. Күрсәткән батырлыклары өчен ул алты хәрби бүләк, шул исәптән Изге Георгий ордены белән бүләкләнә.

Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Гражданнар сугышы башлана. Николай Анощенко Кызыл Армиянең беренче очучылар отрядын оештыра, армиянең Һава флоты начальнигы урынбасары вазыйфасын били. 1920 елда “Беренче кызыл пилот-очучы” исеменә лаек була.

1920 елның 27 июлендә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан беренче совет һава шары күккә күтәрелә, экипаж белән Николай Анощенко җитәкчелек итә.

Аэронавтлар биш мең километр биеклеккә күтәрелеп, озын юл үтеп, 15 сәгатьтән соң Белгород янындагы Щекавцево авылына килеп төшә. 1921 елда Николай Анощенко Һава флотының баш инспекторы итеп тәгаенләнә. 1922 елның 8 ноябрендә ул җитәкчелек иткән “Красная Москва” аэростаты уңышлы сынау үтә.
Николай Дмитриевичны Мәгариф халык комиссариатына авиация буенча консультант итеп чакыралар. “Аэростат, его устройство и работа с ним”, “Самолёт, как он устроен и как на нём летают”, “Обучение молодых лётчиков” фильмнарының сценариен яза. Ул балачактагы хыялы – кино белән мавыга башлый. Ләкин авиациядән аны җибәрергә теләмиләр. Хәрәкәттәге армиянең Һава флоты начальнигы ярдәмчесе Николай Анощенконың 11нче рапортына гына тиешле резолюция куела һәм ул Дәүләт кинематография институтына укырга керә.

Өченче курста укыганда беренче картинасын төшерә, сценарийлар язуда катнаша. Институтны тәмамлаганнан соң ул биредә өч дистә ел укыта. Профессор Николай Анощенко “Общая кинотехника” һәм “Технология производства фильмов” дигән яңа уку дисциплиналары кертә, “Спектроколор” төсле кино ысулын уйлап таба. “Анощенко проекторы” СССРда гына түгел, Германия, Франция һәм АКШта да патент ала.

Николай Анощенко “Аэростат и работа с ним” (1918), “Обучение молодых орлят” (1918), “Самолёт” (1918), “Красный воздушный флот” (1920), “Люди-птицы” (1923), “К новым победам” (1926), “Неудачник” (1926), “Злой дух” (1927), “Галоша №18” (1927), “Хас-пуш” (1927), “Пять минут” (1928), “Зелим-хан” (1929), “Страна четырёх рек” (1929), “Кзыл Башкирдустан. Совхоз “Красная Башкирия” (1930), “На границе Азии” (1930), “Татарстан” (1930), “Башкирка (Коневодство Башкирии)” (1930), “Праздник труда” (1931) фильмнарының сценариен яза, режиссеры һәм операторы була.

Николай Дмитриевич – 1930 елда Башкортстан Хөкүмәте заказы буенча төшерелгән “Азия чигендә” документаль фильмының сценарие авторы, режиссеры һәм операторы.

Фотоальбомга кинотасманы төшерү мәле, кинога төшерү экспедициясе әгъзалары, фильмнан кадрлар фотосурәтләре, гәзит һәм журналларда басылган мәкаләләр кергән. Башкортстанга килгән кинога төшерү экспедициясе хакында “Красная Башкирия” һәм “Белорецкий рабочий” гәзитләре җентекләп язган.
1930 елның 20 апрелендә “Красная Башкирия” болай дип яза: “Башкортстан кино төшерү аренасына әйләнәчәк. Республикага “Востоккино” Бөтенсоюз кино берләшмәсенең өченче киноэкспедициясе килә. “Востоккино” Башкортстанның бүгенгесен һәм киләчәген яктыртучы кино төшерү бурычын куя. Шулай ук, фильмда Башкортстан тарихының төп мизгелләре чагылыш табачак”.

23 апрельдә шушы ук гәзит: “19 апрельдә Өлкә комитетында зур мәдәни фильм төшерү планы турында фикер алышу булды. Утырышта Культпром, Фәнни-тикшеренү институты, Музей һәм туган якны өйрәнү җәмгыяте вәкилләре катнашты”, — дип яза. 22 апрельдә музейның гыйльми хезмәткәре Башкортстанның кыскача тарихын чагылдыручы сценарийның беренче өлешен укый. Ул хуплау таба. Музей фильмны төшерү өчен борынгы башкорт костюмнары коллекциясен, корал һәм йорт кирәк-яракларын бирергә, шулай ук төшерү төркеменә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә.

Николай Анощенко тарафыннан языл­ган һәм алты өлештән торган “Азия чигендә” фильмы сценариен “Востоккино” 1930 елның 25 маендагы килешү нигезендә сатып ала.

21 июньдә “Красная Башкирия” болай дип хәбәр итә: “16 июньдә Мәскәүдән Уфага “Азия чигендә” (“Башкирия”) фильмын төшерү өчен “Востоккино” экспедициясе килде. Экспедиция составында: режиссер-оператор Н. Д. Анощенко, уполномоченный Б. С. Деменчук, ассистент
Я. Л. Миримов һәм оператор ярдәмчесе З. И. Тер-Степанов. Бу төркем Мәскәүдән китәр алдыннан “Востоккино”ның башка төркемнәре белән социалистик ярыш турында килешү төзеде”.

Николай Анощенко төркеменең “Азия чигендә” фильмын төшерә башлавы турында 25 июньдә “Кино” һәм 27 июньдә “Вечерняя Москва” гәзитләре дә хәбәр итә.

Документаль фильм 17 июньдә төшерелә башлый. Беренче көннәрдә, Башкортстан туган якны өйрәнү музее коллекция­ләрен файдаланып, фильмның тарихи прологы инсценировкасы төшерелә. Фильмның беренче өлешенең кайбер кисәкләре, Дәүләт тарихи музее коллекция­ләрен файдаланып, Мәскәүдә төшерелүе дә билгеле. Бу хакта гәзит-журналларда басылган язмалар һәм фильм кадрлары сөйли. “Азия чигендә” картинасы өстендә эшләүче “Востоккино” төркеменең эш сводкасы” да сакланган. Ул 28 июльдән 20 августка кадәр эш нәтиҗәләре теркәлгән таблица һәм календарьдан гыйбарәт. Календарьдагы мәгълүматларга караганда, 20 августка, 34 көн эчендә, картинаның 92 проценты төшерелгән.

“Красная Башкирия” һәм “Белорецкий рабочий” гәзитләре мәкаләләреннән чыгып, экспедициянең Башкортстандагы маршрутын күзалларга мөмкин. 29 июньдә “Красная Башкирия”дә Николай Анощенко белән әңгәмә басыла. Режиссер алты көн эчендә прологның тарихи инсценировкасын, лагерьларда “Башосоавиахим” эшчәнлеген, Уфа стадионында физкультурачылар күнекмәләрен тасмага теркәве, алдагы көннәрдә педтехникум, медтехникум һәм фәнни-тикшеренү институтын, башка мәдәни учреждениеләрне һәм паровозлар ремонтлау заводын төшерәчәкләре турында сөйли: “Уфада эш тәмамлангач, төркем кантоннарга юлланачак. Якынча маршрут шундый: Бөре (аэрофото төшерү, авыл хуҗалыгы техникумы, колхозлар), Байкы (умартачылык һәм сал агызу), Караидел буйлап Уфага кадәр, Чишмә һәм Дәүләкән (колхоз-совхозлар, МТС, терлекчелек), Аксаково һәм Шафран (кымыз), аннары завод районнары (Белорет, Инҗәр, Кага заводлары, Баймак), Зилаер кантоны”.

26 июльдә “Красная Башкирия” болай дип яза: “Режиссёр Н. Д. Анощенконың удар төркеме әле Белорет шәһәрендә. Биредә алар завод төзелеше һәм эше турында фильм төшерә. Аннары, Карталы һәм Инҗәр районына барып, башкорт­ларның элекке тормышын төшерәчәкләр. Бу эшне тәмамлагач, төркем колхоз-совхозларга (Тамьян-Катай кантонының “Красная Башкирия” совхозына) юлланачак”.

2 августта “Белорецкий рабочий” Николай Анощенко белән әңгәмә бастыра. Режиссер түбәндәгеләрне хәбәр итә: “Соңгы көннәрдә Белорет, Инҗәр, Усмангали һәм Туканда төшердек, анда фильм өчен бай материал тупланды. Шунысы кызганыч: Башкортстанның индустриаль үзәге булган Белоретта башкорт эшчеләре юк диярлек.

Инҗәрдә күмер җитештерү һәм сал агызу, СССРда иң яхшылардан исәпләнүче тар колеялы тимер юл турында кызыклы кадрлар төшердек. Усмангали авылында без башкортларның элекке тормышын (мулла авыру кеше янында, мулла һәм укучы балалар) һәм чолыкчылыкны тасмага теркәдек”.

27 августта “Красная Башкирия” болай дип хәбәр итә: “Азия чигендә” фильмын төшерүче төркем Уфага килде. 19-22 августта Уфада фильмның берничә соңгы кисәге төшерелде. Әле экспедиция Чишмә һәм Шафранга китте. Анда фильмның соңгы өлешләре төшереләчәк. Аннан соң экспедиция Мәскәүгә кайтып китәчәк.

1 сентябрьдә фильмны монтажлау башланачак”.

1930 елның сентябрендә “Кино” һәм “Вечерняя Москва” гәзитләре фильмны монтажлау барышы турында яза. 19 октябрьдә “Красная Башкирия”: “Негативларны әзерләүдә зур тоткарлыкларга, лабораториянең акрын эшләвенә карамас­тан, төркем фильм өстендәге эшне вакытыннан алда тәмамлады”, дип хәбәр итә.

“Азия чигендә” картинасы әзер. Ул Ударниклар көнендә “Востоккино”ның ябык утырышында оешманың режиссеры, операторы һәм хезмәткәрләренә күрсәтелә. Комиссия төркем эшчәнлегенә югары бәя бирә. Картинага бәя бирү өчен Мәскәүгә “Башнаркомпрос” вәкиле чакырыла, аннары фикер алышу өчен фильм Уфага озатыла.

28 октябрьдә “Красная Башкирия”дә Николай Анощенконың хат-телеграммасы басыла: “12 октябрьдә “Азия чигендә” картинасын монтажлау тәмамланды. Ул “Востоккино” идарәсе тарафыннан кабул ителде һәм Башрепретком тарафыннан бер үзгәрешсез хупланды.

Дәүләт тарих музее директоры картинаны “идеология ягыннан бик яхшы” дип исәпли. Үзәк халыкны өйрәнү музее директоры “картина яхшы, яңа һәм җиңел карала” дип исәпли. Француз матбугаты вәкиле Мейяр картинаны уңышлы дип саный.

Удар төркем “Востоккино” идарәсе, Революцион кинематография хезмәткәрләре ассоциациясе премиясенә лаек булды. Төркем 17 октябрьдә үткән кино ударник­ларының беренче слетында “кызыл такта”га теркәлде һәм Карл Маркс бюсты белән бүләкләнде”.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.