Ел саен 1 апрельдә кешелек дөньясы Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көн очраклы сайланмаган, чөнки яз килүен һәм табигатьнең уянуын белдереп, нәкъ менә апрельдә күчмә кошлар кайта. Беренче булып туган якларга каргалар, алар артыннан сыерчыклар, кыргый үрдәкләр һәм казлар кайталар. Кошлар һәрвакыт кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. Аларның төсле, матур каурыйлары, очышлары һәм сайраулары әйләнә-тирә дөньяны җанландыра, аны шатлык һәм дәрт белән тутыра. Кошлар күзләрне сөендереп кенә калмый, ә файда да китерә: алар уңышны корткычлардан коткара һәм табигатьне саклый. Халыкара кошлар көне алдыннан Татар Макылы китапханә мөдире «Планетаның искиткеч кошлары» дигән мәгълүмат сәгатен оештырды. Чара барышында балалар үз төбәгендәге каурыйлылар, аларның гадәтләре һәм табигать өчен әһәмияте турында белделәр. Алар шулай ук кошлар һава торышының үзгәрүенә ничек җавап бирүләрен һәм аларга нинди үзенчәлекләр исән калырга ярдәм итүен өйрәнделәр. Күрсәтмәлелек өчен «Шатлык һәм яз хәбәрчеләре» күргә