Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Бәхетеңне читкә очырма

Хәмидә ГАРИПОВА. Ахыры. Аннан соң кызның уң кулына ишарәләп:– Балдагыңны ник салдың? Хәзер үк киеп куй! Никах балдагы уенчык түгел, изге нәрсә ул. Рәфидә, нихәл итим, минеке була алмадың инде, язмышыбыз шулайдыр. Ичмаса, туемда парлап утырыгыз. Аннан соң кызның уң кулына ишарәләп:
– Балдагыңны ник салдың? Хәзер үк киеп куй! Никах балдагы уенчык түгел, изге нәрсә ул. Рәфидә, нихәл итим, минеке була алмадың инде, язмышыбыз шулайдыр. Ичмаса, туемда парлап утырыгыз. Иптәшең белән икәүләп килегез, яме. Урыныгыз түрдә булыр. Исмасам үзеңә соңгы тапкыр туйганчы карап калырмын, – дип сөйли башлады. – Теге көнне синең яннан чыгып киткәч, такси тоттым да, туп-туры үзебезнең район үзәгенә кайттым. Йөрәк януына чыдый алмыйча, гомер булмаганны, юлда бер шешә коньяк эчеп бетергәнмен. Мәдәният йортында ул көнне дискотека гөрли иде. Исерек баштан машинага күрше кызы Алсуны утыртып кайтканмын. Ул үзе гел миңа тагылырга гына тора иде. Тик мин сине генә ярата идем шул...
Бергә булырга насыйп булмаган икә

Хәмидә ГАРИПОВА. Ахыры. Аннан соң кызның уң кулына ишарәләп:– Балдагыңны ник салдың? Хәзер үк киеп куй! Никах балдагы уенчык түгел, изге нәрсә ул. Рәфидә, нихәл итим, минеке була алмадың инде, язмышыбыз шулайдыр. Ичмаса, туемда парлап утырыгыз.

Аннан соң кызның уң кулына ишарәләп:
– Балдагыңны ник салдың? Хәзер үк киеп куй! Никах балдагы уенчык түгел, изге нәрсә ул. Рәфидә, нихәл итим, минеке була алмадың инде, язмышыбыз шулайдыр. Ичмаса, туемда парлап утырыгыз. Иптәшең белән икәүләп килегез, яме. Урыныгыз түрдә булыр. Исмасам үзеңә соңгы тапкыр туйганчы карап калырмын, – дип сөйли башлады. – Теге көнне синең яннан чыгып киткәч, такси тоттым да, туп-туры үзебезнең район үзәгенә кайттым. Йөрәк януына чыдый алмыйча, гомер булмаганны, юлда бер шешә коньяк эчеп бетергәнмен. Мәдәният йортында ул көнне дискотека гөрли иде. Исерек баштан машинага күрше кызы Алсуны утыртып кайтканмын. Ул үзе гел миңа тагылырга гына тора иде. Тик мин сине генә ярата идем шул...
Бергә булырга насыйп булмаган икән, матурым. Нәрсә сөйләп торырга? Хәзер соң инде. Гарьлектән өйләндем. Син кияүгә чыкканга, үч итеп... Бәлки бу адымым чарасызлыктандыр...
Кызның башы тәмам буталды. Әллә кайдан, җир астыннан килгән төсле тонык тавыш белән, көчкә телен әйләндереп:
– Рөстәм, минем балдагым юк бит. Кияүгә дә чыкмадым. Миңа бернинди Илсуры да, Вилсуры да кирәкми! Теге хәерсез кичтә мин бары тик сине сынап карарга гына уйлаган идем. Бераз ялындырам, имеш. Ихлас күңелемнән бары тик сине генә яратам һәм мәңге яратачакмын! – диде.
Рөстәм арыслан җитезлеге белән аны үзенең көчле кулларына күтәреп алды. Чытырдатып күкрәгенә кысты, чәчләреннән, битләреннән шашып үбәргә тотынды.
– Нишләдек без, бәгырькәем?!
Ярсынган егетнең бирүзәдәй күзләреннән сыгылып чыккан тозлы яшь тамчысы, аның шома матур яңагы буйлап аска тәгәрәде дә, Рәфидәнең ирененә тамды. Әтисез, абыйсыз үскән җитү кызның ир-атның ихластан елавын беренче күрүе иде.
– Рәфидәм, алтын бөртеккәем! Мин синең һәр сүзеңә ышана идем бит! Йолдызларга тиңләп яраткан кешем бит син! Алдашырсың дип башыма да китермәдем. Хәзер нишлик инде, йә? Алсуны кая куйыйм? Беләсеңме, нәрсә көтә безне хәзер? Без барыбыз да бәхетсез булачакбыз. Мин дә, Алсу да, син дә, синең яныңда мәхәббәткә сусап яшәячәк ир дә... Их, син язмыш, нигә безне бу чаклы газаплыйсың соң? – дип уфтанды ул. Алар бу юлы хушлашмый гына аерылыштылар.

***

Нәкъ биш елдан соң, көтмәгәндә Бауман урамындагы "Әкият" балалар кафесы ишеге төбендә очраштылар. Рәфидә кара тутлы нәни улы Рөстәмне җитәкләгән, ә Рөстәме көчле кулларына Рәфидә исемле яшькелтсу-бирүзә күзле, бик сөйкемле кызчыкны күтәргән иде. Гөнаһсыз сабыйлар, бер-берсен күрүгә сөенешкәндәй, үзара елмаешты. Нәни кызчык, үзенә кызыксынып карап торган шук малайны үчекләп, әүвәл телен чыгарып күрсәтте. Бәләкәчнең сөмсере коела, йөзе сытыла башлавын сизеп алгач, сап-сары чәчләренә алсу күлмәге төсендәге зур бантиклар таккач, купшы күбәләккә охшаган чая кызчык, күз ачып йомганчы араны җайлап өлгерде. Почык борын очына, йомшак бит урталарына йолдызчыклардай сибелгән сипкелләрен нурландырып, сөйкемле нәни "принцесса" елтыр күзле "принц"ка ихластан елмайды. Әле генә үзенә әтисе алып биргән, чытырдавыклы кәгазьгә төрелгән ике әтәч конфетның берсен ак футболка белән кыска ыштан кигән малайга сузды:
– Мә, суыл! Тәмле мәми!
– Ләхмәт! – диде кара күз, күңеле булып.
Олылар, сүзсез генә, бер-берсенең карашында йотылды. Мәхәббәт сагышыннан еллар буе газапланган йөрәкләре генә, бер-берсенә тартылып:
– Мин сине онытмадым... Сөю мәңгелек! – дип сулкылдады...