Борын- борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, челтерәп гөрләвекләр ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны Карга боткасы дип атаганнар. Бу көнне балалар матур итеп киенеп, өйдән өйгә йөргәннәр, йомырка һәм тәмле күчтәнәчләр җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге матур теләкләр теләгәннәр. Бөтен кешене бәйрәмгә чакырганнар. Күчтәнәчләр җыйгач, су буена төшеп учак якканнар, казан асканнар һәм тәмле ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле кызыклы уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, аннары бергәләп күчтәнәчләр белән сыйланып, ботка ашаганнар. Учак ягу, казан асу, төрле кызыклы уеннар уйнау балаларга бик кызык булган. Борынгыдан килгән йолаларны саклау, буыннан- буынга тапшыру максатыннан Мамадыш шәһәрен Показать полностью... ✅ Подписаться l Мы в Max
Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе, һичшиксез, Карга боткасы
27 марта27 мар
~1 мин