Бу хакта ул Мәдәният буенча совет утырышында әйтте.
Владимир Путин искәрткәнчә, Кытайда кинога карата катгый сәясәт төзелгән. Президент Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән сөйләшүе турында сөйләде. Си Путинга кинопродукцияне уртак җитештерергә тәкъдим иткән.
- Без чит илләрнең идеологик яктан ят булган бөтенләй тупас әйберләрен үзебезнең кинозалларга үткәрәбез, безгә алар кирәк түгел. Үз җитештерүчебезгә финанс яктан ярдәм итмибез. Моңа игътибарны юнәлтергә кирәк, - диде Владимир Путин.
Фото: РИА Новости