Найти в Дзене
Кайбицкие зори

«Социалистик ярыш җиңүчесе», «Иң яхшы сыер савучы» исемнәренә лаек Галина Тякмякова сокланырлык гомер юлы үтә

Галя апа 1949 елда Иске Тәрбит авылында туып-үсә. Хезмәт юлын 1965 елда башлап җибәрә. Уналты яшьлек чибәр кыз колхозда эшли башлый. Егерме бер яшендә авылдашы — тракторчы Валерий Тякмяков белән гаилә корып җибәрә. Әти-әниләре, туганнары янәшәсендә авылда төпләнеп калалар. Бер-бер артлы берсеннән-берсе уңган-булган алты балага гомер бүләк итәләр. Галя апа гомере буе фермада эшли. Сыер да сава, бозаулар да карый, таналар төркемен дә туплый. Үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп үти. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Галина Тякмякова 1972 елда «Социалистик ярыш җиңүчесе», 1973-1975 елларда «Иң яхшы сыер савучы» исемнәренә лаек була. Өй түрендә кадерләп саклана торган күпсанлы дипломнар, медальләр һәм бүләкләр дә — аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Төп эшеннән бушаган арада, бетмәс-төкәнмәс авыл хезмәтен башкара ул. Гаиләсе белән бергә колхозда кара көзгә кадәр чөгендер эшкәртәләр, печән хәзерлиләр, абзар тутырып мал, кош-корт асрыйлар. Шул арада балаларны да чиста-пөхтә итеп мәктәпкә озатырг

Галя апа 1949 елда Иске Тәрбит авылында туып-үсә. Хезмәт юлын 1965 елда башлап җибәрә. Уналты яшьлек чибәр кыз колхозда эшли башлый. Егерме бер яшендә авылдашы — тракторчы Валерий Тякмяков белән гаилә корып җибәрә. Әти-әниләре, туганнары янәшәсендә авылда төпләнеп калалар. Бер-бер артлы берсеннән-берсе уңган-булган алты балага гомер бүләк итәләр.

Галя апа гомере буе фермада эшли. Сыер да сава, бозаулар да карый, таналар төркемен дә туплый. Үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп үти. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Галина Тякмякова 1972 елда «Социалистик ярыш җиңүчесе», 1973-1975 елларда «Иң яхшы сыер савучы» исемнәренә лаек була. Өй түрендә кадерләп саклана торган күпсанлы дипломнар, медальләр һәм бүләкләр дә — аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Төп эшеннән бушаган арада, бетмәс-төкәнмәс авыл хезмәтен башкара ул. Гаиләсе белән бергә колхозда кара көзгә кадәр чөгендер эшкәртәләр, печән хәзерлиләр, абзар тутырып мал, кош-корт асрыйлар. Шул арада балаларны да чиста-пөхтә итеп мәктәпкә озатырга да өлгерә. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, балалары да үзләре кебек үк кешелекле хезмәт сөючән булып үсә.

Сабыр холыклы Галя апа кайнана белән дә уртак тел таба. Алар, тавыш-тын чыгармыйча, 55 ел дус-тату булып яши. Төп йортта гомер иткәч, еш кына кайткан кунакларны тәрбияләп, якты йөз белән каршы алып озаталар.

Галя апа җиде елга якын урын өстендә авырып яткан кайнанасын тәрбияләде. Аны соңгы юлга озатканнан соң, күршеләрендә яшәүче ялгыз карчык Татьяна Осипованы үзләренә сыендырдылар. Чит-ят кешене тәрбияләү һәркемнең дә көченнән килми, ә мәрхәмәтле ханым аны да дүрт ел карады.

Кызганычка каршы, тормыш иптәше Валерий абыйның күзләре күрми, мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Инде Галя апа җиде ел аны карый.

Галина Тякмякова барлык күршеләре, авылдашлары белән яхшы, дустанә мөнәсәбәттә яши, көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. 2015 елда «ТНВ» телерадиокомпаниясе, «Каравай» тапшыруы өчен, «Май чабу» бәйрәмен төшерергә килгән иде. Бер йортта бәйрәмнең билгеле бер йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтергә кирәк булды. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев Галя апага мөрәҗәгать итә. Олы йөрәкле ханым гозерне кире какмый. Казан кунакларын, «Сәүдияр» фольклор ансамбле әгъзаларын, милли ризыклар белән өстәл хәстәрләп, ачык йөз белән каршы ала.

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый, диләр. Галина һәм Валерий Тякмяковлар, үз бәхетләрен үзләре тудырып, газиз балаларына hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган әти-әни, яраткан оныкларына, оныкчыкларына ягымлы әби, бабай, туганнарына олы терәк булып яшиләр. Галя апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Кылган изгелекләре үзенә игелек булып әйләнеп кайтсын!

Авылдашлары исеменнән: Людмила Степанова, Иске Тәрбит