Найти в Дзене
Кайбицкие зори

Кошман авылында яшәүче тыл хезмәтчәне — гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган олы йөрәкле мөгаллимә

Шул уңайдан, авыр елларда ил язмышын үз җилкәләрендә күтәргән, тылда армый-талмый хезмәт иткән якташларыбызның тормыш юлын тагын да тирәнрәк өйрәнәбез һәм үзебезгә үрнәк итеп куябыз. Кошман авылында гомер итүче ветеран укытучы, тыл хезмәтчәне Сахара Газизулла кызы Шәрәфиева да — шундый фидакарь затларның берсе. Ул 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Авылның ак әбисе булган Сахара Шәрәфиева язгы кояш нурларын мул чәчкән ямьле мартта дөньяга килеп, Кукмара районынның Ядегәр авылыннан Кошманга килен булып төшкән. Кырык ел буена рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән тәҗрибәле педагог, 2019 елда арабыздан китеп барган мәгариф ветераны Мансур Шәрәфиевның 64 ел бергә гомер иткән тугрылыклы хатыны, дүрт балага гомер бүләк иткән, бер улын югалту хәсрәтен кичергән олы йөрәкле ана ул. Бүгенге көндә улы Айдар, килене Алсу, оныклары белән хан сараедай зур, бөтен уңайлыклары булган ике катлы ямьле йортта бик кадерле әни булып яши. Кызы Ландыш, улы Илгиз дә гаиләләре белән туган н

Шул уңайдан, авыр елларда ил язмышын үз җилкәләрендә күтәргән, тылда армый-талмый хезмәт иткән якташларыбызның тормыш юлын тагын да тирәнрәк өйрәнәбез һәм үзебезгә үрнәк итеп куябыз. Кошман авылында гомер итүче ветеран укытучы, тыл хезмәтчәне Сахара Газизулла кызы Шәрәфиева да — шундый фидакарь затларның берсе. Ул 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Авылның ак әбисе булган Сахара Шәрәфиева язгы кояш нурларын мул чәчкән ямьле мартта дөньяга килеп, Кукмара районынның Ядегәр авылыннан Кошманга килен булып төшкән. Кырык ел буена рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән тәҗрибәле педагог, 2019 елда арабыздан китеп барган мәгариф ветераны Мансур Шәрәфиевның 64 ел бергә гомер иткән тугрылыклы хатыны, дүрт балага гомер бүләк иткән, бер улын югалту хәсрәтен кичергән олы йөрәкле ана ул. Бүгенге көндә улы Айдар, килене Алсу, оныклары белән хан сараедай зур, бөтен уңайлыклары булган ике катлы ямьле йортта бик кадерле әни булып яши. Кызы Ландыш, улы Илгиз дә гаиләләре белән туган нигезгә эзне суытмый.

Мөхтәрәм укытучыны котларга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева да килде. Ул РФ Президенты Владимир

Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасын тапшырды һәм тыл хезмәтчәненә ихлас теләкләрен җиткерде:

— Йөрәгегез һәрчак унсигездә булсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның куанычларын күреп, тапкан малларыгызның бәрәкәтен күреп яшәргә язсын! — диде ул.

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина — Сахара апаның укучысы.

— Чын күңелдән ихтирам итеп, яратып, юбилеегыз белән котларга килдек. Сез — авылыбызның иң өлкән, иң хөрмәтле кешесе. Бик күп балаларга белем һәм тәрбия биреп, аларның рәхмәтен ишетеп яшисез. Үзегезнең балаларыгыздан да кадер-хөрмәт күрәсез. Бәхетле елларның, саваплы гамәлләрнең, бәрәкәтле малларның, яхшы хәбәрләрнең хуҗасы булып яшәвегезне телибез, — диде ул.

Мәктәпнең профсоюз оешмасы рәисе Мәдинә Хәмидуллина, яшь армиячеләр дә ничәмә-ничә буын балага белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучыга рәхмәтен белдерде.

Авылдашлары арасында абруй казанган, укымышлы, зыялы Сахара апа колхозчы гаиләсендә ике энесе, бер сеңелесенә апа булып дөньяга килә. Икенче классны тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана. Балачагы яшьтәшләренеке кебек үк авыр сугыш елларына туры килә.

— Илебезгә явыз дошман бәреп кергәндә, ун яшемдә идем. Әти фронтка китте. Әни ике бала белән калды. Әти сугышка кадәр гел әйтә иде: «Кызым, сине унны тәмамлаганчы укытам». Ул чагында ун класс уку зур дәрәҗә булгандыр инде, — диде Сахара Шәрәфиева. — Авыр еллар башланды. Җиденче классны тәмамлагач, тырышып-тырмашып, Арча педучилищесына укырга кердем. Анда дүрт ел белем алдым. Дөбъяз районына укытучы булып киттем. Өч ел эшләгәч, район мәктәбенә алдылар. Утыз сигез педагогтан торган коллективта тәҗрибәле, төпле киңәшле укытучылар белән эшләдем. Арада сугыштан яраланып кайтучылар да бар иде. Шушы мәктәптә эшләгәндә, читтән торып, институт тәмамладым.

Сахара апаның әтисе Газизулла абый башта сугышта, аннары өч ел әсирлектә булган. Соңрак аның өчен алты елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Иркутскида урман кистерәләр. Әтисе сугышка киткәндә, әнисе өченчегә, Сахараның энесе белән йөкле булып кала. Газизулла абый кайтканда, ул алты яшендә була.

— Әти төрмәгә киткәндә, әни тагын йөкле булып калган. Без дүрт бала булып куйдык. Әти хөкем ителгән көнне әле дә онытмыйм. Әни, аңа бирергә дип, әйберләрне кечкенә чанага төяп, суд уза торган авылга җибәрде. Мин килеп кергәндә, әтигә хөкем карары укыйлар иде. Ул алты ел срокны утырып кайтканда, ике ел укытучы булып эшләгән идем инде, — дип дәвам итте Сахара апа.

— Шуның кадәр авыр шартларда яшәлгән, экзаменга киеп барырга күлмәк булмады. Әни — мәктәптә техничка. Элек география карталарының арткы ягы марля кебек материалдан эшләнгән иде. Әни, ягарга дип чыгарган иске карталарның шул марля кебек тукымасын юып, аны зәңгәр төскә манды һәм миңа шуннан күлмәк тегеп кидертте. Беренче курста чабата киеп барган идек, икенче курста аны салдык. Ул чагында безне үстергән, шундый авыр елларда кеше итеп аякка бастырган әниләргә һәйкәл куярлык булган.

Сахара апа кулына берәм-берәм гаилә фотосурәтләрен алды. Менә ул хәләле Мансур абый белән. Өйләнешкән елны төшкәннәр. Әйтеп-сурәтләп бетергесез матурлар, бәхетлеләр. Икенче фотода язмам героен онык-оныкчыклары уратып алган. Иң бай дәү әни, ак әбидер ул. Унбер оныгын, унөч оныкчыгын яратып туя алмый.

Яшьлек фотосурәтен тагын бер кат карагач, Сахара апа очрашу-кавышу мизгелләрен дә хәтерендә яңартты. Алар студент елларында, институтта укыганда таныша.

— Мансурның апасы безнең Ядегәр авылыннан ерак түгел Иштуган совхозында балалар бакчасы мөдире булып эшли иде. Ул шунда кайтып йөрде. Мин Шәмәрдән станциясендә төшеп калам. Мансур, үтеп китә дә, апаларына кайтып, берничә чакрым араны велосипед белән минем яныма Ядегәргә төшә, — дип искә алды Сахара Шәрәфиева. — 1956 елның 15 августы иде. Чемоданнарны тутырдым да, китәргә җыендым. Шул чагында, атка тарантас җигеп, Мансур килеп җитте. Чыктым, сөйләшеп торабыз, шунда өйләнешергә тәкъдим ясады. «Мин сине яратам, синнән башка тора алмыйм», — дип әйткән сүзе булмады. «Әни картайды, өйдә эшләргә дә кеше юк», — диде. Менә шулай сөйләшә торгач, шул атка утыртып, мине апасына алып кайтып китте. Аннары без поезд белән Колаңгыга төшеп, Кошманга кайттык. Менә шулай яшәп киттек. Эчәсе суларым, җыясы ризыгым шушы авылга китерде.

Ул вакыйгаларга да 70 ел вакыт узып та киткән. Ядегәрен сагынып, «Андый матур авыл бүтән юк!», — дип искә алса да, Сахара апа тәмам Кошманныкы булып беткән инде.

— Урамга чыксам, авылдашларым, укучыларым хөрмәтләп эндәшә, үз итеп хәлләремне сораша. Кемнән сорасагыз, шул кеше әйтә ала: кырык ел мәктәптә эшләп, бер генә ата-ана белән дә сүзгә килмәдем. Бөтен күңелемне биреп, хезмәтемне яратып эшләдем. Тормыш иптәшем Мансур да бик әйбәт булды. Тигез матур гомер кичердек. Хәзер улым белән киленем тәрбиясендә бәхетле картлыгымны үткәрәм, — дип озатты безне, еллар үтсә дә, чибәрлеген һәм мөлаемлыгын җуймаган Сахара апа.