Найти в Дзене
Кайбицкие зори

Хуҗа Хәсәндә яшәүче Валентина Долматова — хезмәте белән хөрмәт казанган

Ул күптән түгел үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аны балалары, якыннары, туганнары, хезмәттәшләре котлады. Валентина Ивановна колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе Иван Апачев сугыш ветераны иде. Сугыш беткәч, исән-сау кайтып, колхозда балта остасы булып эшләде. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозда бөтен эш кул көче белән башкарылган. Әнисе Мария колхозда төрле эшләргә йөргән. Ул вакытта «разнорабочие» дигән эшчеләр колхозда бик кирәкле була һәм күптөрле хезмәт башкара. Гаиләдә биш бала үскәннәр. Кызганычка каршы, туганнары арабызда юк инде. Урыннары җәннәттә булсын. Валентина Ивановна — югары белемле, талантлы авыл хуҗалыгы белгече. Колхозда, агрофирмада алыштыргысыз баш бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Яшь белгечләргә үрнәк булды. Үзенең профессионал белемен яшьләр белән бүлеште, озак еллар туплаган тәҗрибәсен өйрәтте. Аның тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде. «Казанның 1000 еллыгы» медале, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнд

Ул күптән түгел үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аны балалары, якыннары, туганнары, хезмәттәшләре котлады.

Валентина Ивановна колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе Иван Апачев сугыш ветераны иде. Сугыш беткәч, исән-сау кайтып, колхозда балта остасы булып эшләде. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозда бөтен эш кул көче белән башкарылган. Әнисе Мария колхозда төрле эшләргә йөргән. Ул вакытта «разнорабочие» дигән эшчеләр колхозда бик кирәкле була һәм күптөрле хезмәт башкара. Гаиләдә биш бала үскәннәр. Кызганычка каршы, туганнары арабызда юк инде. Урыннары җәннәттә булсын. Валентина Ивановна — югары белемле, талантлы авыл хуҗалыгы белгече. Колхозда, агрофирмада алыштыргысыз баш бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Яшь белгечләргә үрнәк булды. Үзенең профессионал белемен яшьләр белән бүлеште, озак еллар туплаган тәҗрибәсен өйрәтте.

Аның тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде. «Казанның 1000 еллыгы» медале, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Күптөрле дипломнар, грамоталары бар. Валентина Долматова һәрвакыт ярдәмчел, сабыр, тырыш һәм таләпчән белгеч булды. Ире Михаил баш зоотехник булып эшләде. Тик 2003 елда 52 яшендә каты авыру аны бу дөньядан алып китте. Алар, өч бала тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормышка озатты. Кызы Роза һәм улы Иван Казанда яши һәм эшли. Иванның бер улы үсеп килә. Улы Олег һәм килене Нина авылда яши, Олы Кайбычта эшлиләр. Ике бала үстерәләр. Кызлары Диана Казанда югары уку йортында белем ала, уллары Станислав мәктәптә укый. Ул бик актив, «Инешкәй» фольклор ансамблендә биюче. Алар әниләренә һәрвакыт булыша. Ә Валентина Ивановна авыл җирлегендә узучы барлык чараларда да актив катнаша. «Ярдәм янәшә », «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акцияләренә үз өлешен кертә. Маскировка сеткалары бәйләргә дә булыша. Турминский авылындагы Изге Тройсын чиркәвенә дә йөри. Бакчада эшләргә ярата, күптөрле гөлләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Кош-корт, сарыклар асрый. Үстергән мул уңышны җыеп алгач, аны эшкәртү белән мавыга. Яшелчәләрне тозлау, маринадлау, сок, компот, кайнатмалар әзерләү — Валентина Ивановнаның яраткан шөгыле. Күп еллар балаларына, оныкларына яраткан әни, дәү әни булып яшәргә насыйп итсен аңа Ходай.

Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе