Исегезгә төшерәбез: 26 гыйнварда Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның зур залында студентларның Русия Дәүләт думасы делегациясе белән очрашуы узды. Дискуссия барышында катнашучылар туристлык инфраструктурасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, туризмда санлаштыру трендлары, кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары, шулай ук яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру механизмнары турында фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча студентларга эссе язарга тәкъдим ителде, анда һәркем төбәктә туризм һәм эшкуарлыкны үстерү буенча үз идеяләрен бәян итә алды.
25 мартта академиядә җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Иң яхшы эшләрнең өч авторы Дәүләт думасында ике атналык җәйге стажировка узу мөмкинлеге алды. Эшләрен югары бәяләгән тагын җиде кеше 7–8 апрельдә Дәүләт думасына экскурсиягә чакырылды.
Тантанада Башкортстан Башлыгы академиясе ректоры вазыйфасын башкаручы Азат Бадранов чыгыш ясады. Ул, конкурс кызыклы килеп чыкты, дип белдерде.
Без академиядә мондый конкурслар белем бирү процессы