Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Андрей Назаров комиссия утырышында катнашты

- Безнең өчен киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ярдәм итәчәк ике илнең закон чыгаручылары тарафыннан килешүләр төзү - зур мәртәбә. Үзебезнең яктан, без Русиянең Беларусь һәм аның төбәкләре белән багланышларын актив үстерәбез. Безнең элемтәләрнең интенсивлыгы һәм уртак эш буенча, әлбәттә, Беларусь — беренче номерлы партнёр, — дип ассызыклады Андрей Назаров.
Беларусь һәм Русия Берлегенең Парламент җыелышы ике илдән 72 депутат һәм сенаторны үз эченә ала. Алар бергәләп эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча 17 комиссия төзи. Уфада каралачак фикер алышуларның төп юнәлешләре — бюджет, салымнар һәм финанс базарлары, икътисади сәясәт, шулай ук ике Союздаш дәүләтнең транспорт өлкәсе.
Беларусь һәм Русия Союзының бюджет, салымнар һәм финанс базары буенча Парламент җыелышы комиссиясе рәисе Виктор Селеверстов сөйләгәнчә, ике илнең уртак комиссияләре кисешкән мәсьәләләр турында фикер алышырга, ә соңрак аларны Парламент җыелышы сессиясенә карау өчен чыгарырга мөмкинлек бирә. Ул шулай ук Башко
Оглавление
    Андрей Назаров комиссия утырышында катнашты
Андрей Назаров комиссия утырышында катнашты

Андрей Назаров комиссия утырышында катнашты

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада 25–27 мартта узучы Беларусь һәм Русия Берлеге Парламент җыелышы комиссияләренең уртак утырышларында катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан Беларусь Республикасын халыкара мәйданда партнёр һәм Русиянең иң якын союздашы буларак бәяли.

- Безнең өчен киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ярдәм итәчәк ике илнең закон чыгаручылары тарафыннан килешүләр төзү - зур мәртәбә. Үзебезнең яктан, без Русиянең Беларусь һәм аның төбәкләре белән багланышларын актив үстерәбез. Безнең элемтәләрнең интенсивлыгы һәм уртак эш буенча, әлбәттә, Беларусь — беренче номерлы партнёр, — дип ассызыклады Андрей Назаров.

Беларусь һәм Русия Берлегенең Парламент җыелышы ике илдән 72 депутат һәм сенаторны үз эченә ала. Алар бергәләп эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча 17 комиссия төзи. Уфада каралачак фикер алышуларның төп юнәлешләре — бюджет, салымнар һәм финанс базарлары, икътисади сәясәт, шулай ук ике Союздаш дәүләтнең транспорт өлкәсе.

Беларусь һәм Русия Союзының бюджет, салымнар һәм финанс базары буенча Парламент җыелышы комиссиясе рәисе Виктор Селеверстов сөйләгәнчә, ике илнең уртак комиссияләре кисешкән мәсьәләләр турында фикер алышырга, ә соңрак аларны Парламент җыелышы сессиясенә карау өчен чыгарырга мөмкинлек бирә. Ул шулай ук Башкортстан башкаласында әлеге чараны оештыру дәрәҗәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Без күп кенә төбәкләрдә булабыз, күрәбез, чагыштырырлык нәрсәләр бар. Бүгенге чараны оештыручыларга зур рәхмәт. Минемчә, бүген сез ишеткән барлык нәрсә, шул исәптән Башкортстан ягыннан да, Русия һәм Беларусь Парламент җыелышы эше турындагы күзаллауларыгызны баетачак, — диде Виктор Селеверстов.

Андрей Назаров тагын бер кат ассызыклаганча, Беларусь - Башкортстан өчен тугандаш республика һәм ышанычлы иптәш. Бүген ике республика үзара файдалы хезмәттәшлек офыкларын киңәйтүне дәвам итә.

- Ышанам ки, Беларусь һәм Русия Берлеге Парламент җыелышы комиссияләренең бүгенге уртак утырышы аның нигезен ныгытачак һәм республика Хөкүмәте исеменнән яңа перспективалар ачачак. Нәтиҗәле эш телибез һәм сезне Башкортстанда һәрвакыт көтәбез, — дип йомгаклады Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru