Утырышта шулай ук Федерация Советы, профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Игорь Комаров үз чыгышында Идел буе федераль округының Русиядә авыл халкы саны буенча лидер булуын билгеләп үтте. Авылларда 8 миллионга якын кеше яши.
- Демография һәм округ икътисады характеристикалары күрсәткәнчә, авылда кем һәм ничек яшәячәгенә илнең киләчәк үсеше, аның суверенитеты һәм азык-төлек иминлеге бәйле, — диде Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле. — Гаилә һәм демография сәясәтен гамәлгә ашыру, күп балалылыкка ярдәм итү буенча федераль стратегиядә авыл җирендәге вәзгыять аерым билгеләп үтелде, анда тормыш рәвеше шәһәрнекеннән принципиаль аерыла. Авылның демографик потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләсе авыл территорияләрен комплекслы үстерү белән тыгыз бәйләнгән.
Шул ук исемдәге дәүләт программасы кысаларында округ төбәкләрендә 2020-25 елларда 327 мең кв. м. торак төзелгән һәм сатып алынган, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 7,5 мең проект гамәлгә ашырылган, 650 ки