Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды

Истәлекле чарада комиссияләр әгъзалары, шулай ук Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов җитәкчелегендәге Башкортстан Хөкүмәте вәкилләре катнашты.
- Безнең өчен, тугандаш Белоруссия вәкилләре кебек үк, монда, Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында булу аеруча мөһим. 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең батырлыгы - Башкортстан тарихының бер өлеше генә түгел, ул - уртак байлык. Без җиребезне азат итү өчен гомерләрен биргән геройларны искә алабыз, - дип ассызыклады Рөстәм Моратов.
Истәлекле чаралардан соң уртак утырыш булды, анда, импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыруны, инфраструктура проектларын үстерүне һәм Башкортстан белән Беларусь арасында инвестицион элемтәләрне ныгытуны да кертеп, ике яклы хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Фото: pravitelstvorb.ru
Оглавление
    Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды
Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды

Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды

Беларусь һәм Русия Берлеге Парламент җыелышы комиссияләренең уртак утырышлары кысаларында Уфада Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.