Төнгелеккә ризык, су өстен каплауга бик игътибарлы булу кирәк. Кайвакыт әллә каян килеп чыккан чирләрдән дәва таба алмый интегәбез. Әби-бабаларыбыз җитди караган бу тәртипләр юктан гына хасыйл булмаган.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм мондый сүзләр әйткән: “Савыт-сабаны каплагыз, су салынган савытны ябыгыз, дөреслектә, ел эчендә авыру иңә торган бер төн бар һәм берәр савыт капланмаган хәлдә калса, ул (авыру), һичшиксез, шуның эченә үтәр” (имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Фото: Фәнүз Хәбибуллин