14-15 март көннәрендә Базарлы Матакта ТР шәхси Кубогының 1 туры узды. Спортчылар 2011 нче һәм өлкәнрәк ( Б төркеме) һәм 2012 нче елгы һәм яшьрәк категорияләрендә катнаштылар. В төркемендә Айназ Зәйнеев ир-атлар арасында парлы һәм катнаш парлы разрядта 1 урынны алды. 2012елгы һәм аннан яшьрәкләр категориясендә ялгыз разрядта Камилә Әхмәтшина 1 урынны , ир-атлар ялгыз разрядында Нияз Идрисов 3 урынны яулады. Спортчыларны котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар телибез!👏👏👏