Реабилитация үзәгендә "Изгелек кыл!" дигән онытылмаслык концерт тамашасы узды. Иске Балтач 1 нче урта мәктәбе укучылары даими рәвештә тернәкләндерү курсы узган балаларны чагу номерлары белән сөендереп торалар. 25 март көнне дә алар сабыйларга җылы яз бәйрәме бүләк иттеләр. Мәктәп укучылары балаларны биюләр, җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Яшь артистларның чыгышларын алкышлар белән сәламләп, алар һәр чыгышны игътибар белән тыңладылар! Күтәренке кәеф, уңай энергия һәм бәйрәм атмосферасы бүләк итте алар. “Безнең укучылар өчен мондый очрашулар — үз сәләтеңне, осталыгыңны күрсәтү генә түгел, ә башкаларга шатлык бүләк итү мөмкинлеге дә. Тамашачыларның елмаюларын күрү —иң яхшы бүләк!” —дип фикерләре белән уртаклашты мәктәптә оештыручы педагог вазифасын башкаручы Зифина Әхмәдуллина. Без чыгыш ясаучыларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез, ә укытучыларга — шундый талантлы һәм актив укучылар күбрәк булсын иде. Сезне түземсезлек белән яңа очрашуларга кадәр көтәбез! Ленара С