Бу гаскәрләргә сайлап алуның яңа тәртибе турында республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич сөйләде.
- Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен аларның нәкъ бу гаскәрләргә эләгүенең беренче гарантиясе булып пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлау пунктында контракт төзү тора. Бу - билгеле бер шартлар язылган махсус контракт. Беренче чиратта, контрактның гамәлдә булу вакыты - 1 ел. Һәм пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү вакытында кешенең аның ризалыгыннан башка частьларга күчерелмәвенә гарантия. Бу контракт биредә, Уфада, кая да булса киткәнче имзалана, - дип билгеләде Михаил Блажевич.
Контрактның бер нөсхәсе шәхси эштә кала, икенчесе хәрби хезмәткәр кулына тапшырыла. Ел тәмамлангач, я эштән китәргә, яки теләк буенча хезмәтне дәвам итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрл