Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Русия төбәкләрендә эпизоотик хәл катлаулы булып кала. Кайбер төбәкләрдә аеруча куркыныч авырулар таралу очраклары теркәлә. Аерым алганда, Удмуртиядә, Свердловск һәм Ырынбур өлкәләрендә пастереллез һәм "котыру чире" учаклары ачыкланган. Бу хәл халык арасында борчылу тудыра. Авыру тиз тарала, шуңа күрә республикага инфекция керү куркынычы саклана. Мондый очракта терлекчелек продукциясен төбәкләр арасында һәм чит илләргә чыгару чикләнергә мөмкин. Ветеринария хезмәте республикада эпизоотик иминлекне тәэмин итү өчен комплекслы чаралар үткәрә. Барлыгы 77 төр хайван авыруына каршы профилактика эшләре алып барыла, шуларның 11е аеруча куркыныч категориягә керә. Белгечләр билгеләвенчә, әлеге авырулар югары йогышлылыгы белән аерылып тора: бер хайваннан кыска вакыт эчендә дистәләгән, хәтта йөзләгән хайванга йога ала. Авыруны дәвалау нәтиҗәсез, шуңа күрә очрак теркәлгәндә зарарланган терлекләр юк ителә. Авыруларны кисәтү максатында республикада терлекләрне контроль