27 мартта 07.45 сәгатьтә БСТ телеканалында иртәнге «Сәлам» тамашасының туры эфирында призлар уйнатыла.
Язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр: кар җыю машинасы, суыткыч тартма, телевизор, ноутбук, робот-пылесос һәм "Карагай" шифаханәсенә юллама уйнатылачак. Мондый бүләкләргә «Республика Башкортостан» нәшрият йортының ике басмасына язылучы һәркем ия булырга мөмкин. Акциянең нечкәлекләрен монда белергә мөмкин: https://podpiska.rbsmi.ru/
Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән 2026 елның икенче яртысына язылу кампаниясе башлана. Почта бүлеге аша гына түгел, онлайн да язылырга мөмкин.