Әлеге бәйрәмне иҗади һөнәр ияләре, сәнгать эшлеклеләре, шулай ук мәдәни мирасны саклаучылар һәм популярлаштыручылар билгели.
Бүгенге шартларда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төп мәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм алга этәрү буенча эше аерым мәгънәгә ия.
Мәдәният бүген төбәк үсешенең мөһим һәм аерылгысыз өлешенә әверелде, шулай ук җәмгыятьне һәм дәүләтне үстерү өчен рухи һәм әхлакый нигез булып кала. Ә инде шушы өлкәдә хезмәт итүчеләр башкалардан үзенчәлекләре белән аерылып тора: алар – зыялы, нәзакәтле, белемле, илһамлы, сәләтле, киңкырлы шәхесләр. Алар – тормышыбызга яктылык, нур, җылылык таратучылар, дөньябызны матурлаучылар, күңелләребезне сафландыручылар. Мәдәният хезмәткәре – мәдәни мирасыбыз сагында торучы, милли кыйммәтләрне, үткәннең һәм бүгенгенең иҗади җимешләрен саклап калучы социаль институт та. Аларның һәркайсына әдәбиятка, сәнгатькә, иҗатка армый-талмый хезмәт итүен телибез. Ә инде Мәдәният хезмәткәрләре көне алга таба әлеге өлкәдә