❗🎉 Агымдагы елның 28 мартында район мәдәнияте йорты каршында яз бәйрәме "Нәүрүз" узачак. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата. ❓Сезне нәрсә көтә: ✅Халык биюләре һәм җырлары; ✅Авыл хуҗалыгы продукциясеннән торган ярминкә (7:00 сәгатьтән); ✅Тәмле боткалардан, ашлардан авыз итү; ✅Балалар һәм өлкәннәр өчен призлы спорт уеннары һәм конкурслар; Керү ирекле! Язны каршыларга гаиләгез һәм дусларыгыз белән килегез.🎉 Башлана 10:00 сәгатьтә!