Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Уңганнар сафын Иске Янбайдан Нурия Мөхәмәтова тулыландыра

“Дуслык бизәкләре” район фестивале уңганнарны барлый, бер мәйданга туплый Иске Янбай авылында яшәүче Нурия Мөхәмәтова күптән инде оста куллы кеше буларак райондашларыбызга таныш. Караидел районында туып-үскән Нурия апа бәйләмне күптән үз иткән инде. Безнең районга кайтып төпләнгәч тә кулыннан бәйләме төшми аның. Ул кофталар бәйли, курчакларга киемнәр бәйләп, аларны киендерә, урындык япмалары, тапочкалар — һәммәсенә дә аның күз нурлары, күңел җылысы кушылган.

“Дуслык бизәкләре” район фестивале уңганнарны барлый, бер мәйданга туплый

Иске Янбай авылында яшәүче Нурия Мөхәмәтова күптән инде оста куллы кеше буларак райондашларыбызга таныш.

Караидел районында туып-үскән Нурия апа бәйләмне күптән үз иткән инде.

Безнең районга кайтып төпләнгәч тә кулыннан бәйләме төшми аның.

Ул кофталар бәйли, курчакларга киемнәр бәйләп, аларны киендерә, урындык япмалары, тапочкалар — һәммәсенә дә аның күз нурлары, күңел җылысы кушылган.