Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

“Гөрләвекләр”дәй ташып, “Дуслык” белән балкыган кичә

Район мәдәният сараенда “Гөрләвекләр”, “Дуслык” бию һәм “Малан” фольклор коллективларының хисап концерты узды. Тамашачылар күңеленә якын, күпләр тарафыннан яратылып өлгергән әлеге коллективлар белән үз эшенең чын остасы — Гөлназ Галләмова җитәкли. Район мәдәният сараенда “Гөрләвекләр”, “Дуслык” бию һәм “Малан” фольклор коллективларының хисап концерты узды. Тамашачылар күңеленә якын, күпләр тарафыннан яратылып өлгергән әлеге коллективлар белән үз эшенең чын остасы — Гөлназ Галләмова җитәкли. Концертның беренче минутларыннан ук сәхнәдә чын мәгънәсендә милли сәнгать бәйрәме башланды. Башкорт, татар, белорус, чегән, рус, удмурт, мари халыклары биюләре тамашачыны әсир итте, күңелләрне яулады. Зәвык белән сайланган костюмнарның матурлыгы, чагу бизәкләр һәм кабатланмас орнаментлар күз явын алса, хәрәкәтләрнең камиллеге халык көйләре белән үрелеп, сихри мохит тудырды. Бу кичәдә тамашачылар нәкъ менә шул рухи байлыкны, сәнгатьнең тере сулышын тулысынча тоя алдылар. “Бию – күңел теле” дип исемлә

Район мәдәният сараенда “Гөрләвекләр”, “Дуслык” бию һәм “Малан” фольклор коллективларының хисап концерты узды. Тамашачылар күңеленә якын, күпләр тарафыннан яратылып өлгергән әлеге коллективлар белән үз эшенең чын остасы — Гөлназ Галләмова җитәкли.

Район мәдәният сараенда “Гөрләвекләр”, “Дуслык” бию һәм “Малан” фольклор коллективларының хисап концерты узды. Тамашачылар күңеленә якын, күпләр тарафыннан яратылып өлгергән әлеге коллективлар белән үз эшенең чын остасы — Гөлназ Галләмова җитәкли.

Концертның беренче минутларыннан ук сәхнәдә чын мәгънәсендә милли сәнгать бәйрәме башланды. Башкорт, татар, белорус, чегән, рус, удмурт, мари халыклары биюләре тамашачыны әсир итте, күңелләрне яулады. Зәвык белән сайланган костюмнарның матурлыгы, чагу бизәкләр һәм кабатланмас орнаментлар күз явын алса, хәрәкәтләрнең камиллеге халык көйләре белән үрелеп, сихри мохит тудырды. Бу кичәдә тамашачылар нәкъ менә шул рухи байлыкны, сәнгатьнең тере сулышын тулысынча тоя алдылар.

“Бию – күңел теле” дип исемләнгән хисап концерты программасы бай һәм эчтәлекле иде — анда егермегә якын номер тәкъдим ителде. Сәхнәгә тәҗрибәле биючеләр белән беррәттән, әле беренче адымнарын гына ясаучы нәниләр дә чыкты. Алар өчен бу концерт зур сәхнәдәге тәүге җитди сынау, истәлекле һәм дулкынландыргыч дебют булды.

Залда алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Гөлназ Галләмова җитәкләгән коллективлар тамашачыларны өр-яңа чыгышлар, шулай ук инде яратып өлгергән биюләр белән сөендерде. Бай хәрәкәтләр, төгәл пластика, югары башкару осталыгы, төрле музыкаль бизәлеш, күз явын алырлык сәхнә костюмнары һәм бер-берсен алыштырып торган образлар — болар барысы да тамашачыны бию дөньясына алып керде, онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.

Әлеге чара хисап концерты гына түгел, ә чын мәгънәсендә бәйрәм кичәсе дә булды. Район мәдәният сараеның алыштыргысыз художество җитәкчесе, коллективларның рухи терәге Гөлназ Әхтәм кызы күптән түгел күркәм юбилеен билгеләп үтте. Моннан тыш, аның районга килен булып килеп, мәдәният сараенда эшли башлавына да быел 25 ел тулды. Шуңа күрә әлеге зур чараны тулы нигез белән өчләтә бәйрәм дип атарга мөмкин.

Сәхнәдә балкыган яшь биючеләрнең осталыгын күрергә аларның туганнары, дуслары, сәнгать сөючеләр җыелды. Тамашачылар соклануын яшермәде — залны көчле, ихлас алкышлар яңгыратты, һәр чыгыш җылы кабул ителде.

Бу концерт тагын бер кат исбатлады: бию — ул гади хәрәкәтләр генә түгел, ә халыкның тарихы, күңеле, рухы. Ә шушы рухны саклап, киләчәк буыннарга җиткерүче остазлар һәм тырыш укучылар булганда, милли сәнгатебезнең гөрләп яшәячәгенә һич шик юк.

Г. Талипов фотолары.