25 марттан 7 апрельгә кадәр республикада махсус профилактик чаралар уза. Максат — юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм җәяүлеләрне саклау. 📊 Ел башыннан 7 кеше һәлак булган. Күпчелек очраклар — караңгы вакытта, яктылык кайтаручы элементлар булмау сәбәпле. 👮♂️ ДАИ хезмәткәрләре: — машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүен, — җәяүлеләрнең дөрес урында юл чыгуын, — светофор кагыйдәләрен үтәвен тикшерәчәк. «Юлда һәркем игътибарлы булсын: йөртүчеләр тизлекне киметсен, җәяүлеләр куркынычсыз урыннарны сайласын». ❗️ Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз — юл кагыйдәләрен үтәгез!