Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Инвесторлар Башкортстанны үз итә

Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашында узган елдагы инвестицион эшчәнлеккә йомгак ясалды. Доклад белән республиканың беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады. Киңәшмәдә яңгыраган саннар Башкортстан икътисадының тотрыклы үсеш юлыннан баруын тагын бер кат раслады. 2025 ел нәтиҗәләре буенча республикага төп капиталга инвестицияләр күләме 852,6 миллиард сумга җиткән. Бу — узган ел белән чагыштырганда 1,7 процентка күбрәк. Иң әһәмиятлесе — Башкортстан ил күләмендә инвестиция күрсәткечләрен яхшырта алган төбәкләр рәтенә керде. Бу республикада алып барылган икътисади сәясәтнең нәтиҗәле булуын күрсәтә. Аеруча игътибарга лаек күрсәткеч — шәхси инвестицияләр. Алар 760,3 миллиард сум тәшкил итеп, 4,9 процентка арткан. Бу гомум үсеш темпларыннан өч тапкыр диярлек югары. Бу нәрсәне аңлата? Эшкуарлар республикага ышана, бизнес өчен шартлар уңайлы дигән сүз. Бүген дә Башкортстан икътисады инвестицияләргә
Оглавление
     Фото: © bashinform.ru
Фото: © bashinform.ru

Инвесторлар Башкортстанны үз итә

Республика инвестицияләр җәлеп итү күләме буенча илдә алдынгы урынны били.

Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашында узган елдагы инвестицион эшчәнлеккә йомгак ясалды. Доклад белән республиканың беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады.

Киңәшмәдә яңгыраган саннар Башкортстан икътисадының тотрыклы үсеш юлыннан баруын тагын бер кат раслады.

2025 ел нәтиҗәләре буенча республикага төп капиталга инвестицияләр күләме 852,6 миллиард сумга җиткән. Бу — узган ел белән чагыштырганда 1,7 процентка күбрәк. Иң әһәмиятлесе — Башкортстан ил күләмендә инвестиция күрсәткечләрен яхшырта алган төбәкләр рәтенә керде. Бу республикада алып барылган икътисади сәясәтнең нәтиҗәле булуын күрсәтә.

Аеруча игътибарга лаек күрсәткеч — шәхси инвестицияләр. Алар 760,3 миллиард сум тәшкил итеп, 4,9 процентка арткан. Бу гомум үсеш темпларыннан өч тапкыр диярлек югары. Бу нәрсәне аңлата? Эшкуарлар республикага ышана, бизнес өчен шартлар уңайлы дигән сүз.

    Фото: © bashinform.ru
Фото: © bashinform.ru

Бүген дә Башкортстан икътисады инвестицияләргә ачык. Хәзерге вакытта төбәкнең тулаем продуктындагы һәр өченче сум диярлек киләчәк производстволарны булдыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Соңгы еллардагы динамика аеруча игътибарга лаек. 2018 елда инвестицияләр күләме 267,9 миллиард сум булса, 2025 елда ул 852,6 миллиард сумга җиткән. Ягъни өч тапкырга якын үсеш күзәтелә. Җиде ел эчендә республика икътисадына кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 3,9 триллион сумга якынлашкан.

Радий Хәбиров җитәкчелегендә республика Русия күләмендә дә, Идел буе федераль округында да алдынгы урыннарны били. Соңгы 7 елда инвестицияләр үсеше 76,6 процент тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: Русия буенча бу күрсәткеч — 37,5 процент, ә Идел буе федераль округында — 38,6 процент кына. Бу темплар Башкортстанны округта беренче урынга чыгарды. Моннан тыш, республика инвестицияләр күләме буенча Русиядә 13нче урынга күтәрелде һәм ПФОда 2нче урынны саклап калды.

-3

Агымдагы ел башына Башкортстанның инвестицион портфелендә 2358 проект исәпләнә. Аларның гомум бәясе — 1,3 триллион сум. Бер ел эчендә портфель 191 проектка һәм 61 миллиард сумга арткан. Бу — республикада инвестиция агымының тотрыклы рәвештә үсүен күрсәтә.

Башкортстанда инвесторлар белән эшләү системасы берничә ел дәвамында актив рәвештә камилләштерелә. 2018 елдан башлап республикада 189 тапкыр «Инвестиция сәгате» үткәрелгән. Бу форматта 789 проект каралган, аларның гомум күләме 1,38 триллион сум тәшкил итә. 2025 елда гына да 24 утырыш уздырылып, 127 миллиард сумлык 89 проект тикшерелгән. Моннан тыш, инвестицияләрне яклау һәм үстерү буенча килешүләр саны арта. 2025 елда алар 76га җиткән, ә гомум саны 217гә кадәр үскән.

Башкортстан инвестицион мохит сыйфаты буенча да лидерлар арасында кала. «Алга» махсус икътисади зонасы Русиядә промышленность-производство тибындагы зоналар рейтингында 3нче урынны алган. Монда Русия–Беларусь инвестицион кластеры булдыру планлаштырыла. Моның өчен зона 220 гектарга киңәйтеләчәк.

«ОПОРА России» кече һәм урта эшкуарлык гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Ләйсән Николаева фикеренчә, республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен системалы шартлар булдыру инвестиция активлыгына турыдан-туры йогынты ясый. Ул дәүләт органнары белән хезмәттәшлекне киңәйтү, яңа проектлар булдыру һәм эшкуарлыкны берләштерү юнәлешендә алып барылган эшне аеруча мөһим дип саный. Нәкъ менә шушы факторлар бизнесның үсешенә этәргеч бирә һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыра, дигән фикердә спикер.

Башкортстан мисалы күрсәткәнчә, системалы эш, ачык инвестиция сәясәте һәм инвесторларга уңайлы шартлар булдыру төбәк икътисадына турыдан-туры тәэсир итә. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров командасы сайлаган курс үз нәтиҗәсен бирә. Республика инвестицияләрне җәлеп итү буенча гына түгел, ә аларны нәтиҗәле файдалану буенча да Русиядә алдынгы төбәкләрнең берсенә әверелә бара.